Петровка Завод мәктәбе  Бөтенроссия «Яхшылык дәресләр» акциясенә кушылды

15-30 сентябрь көннәрендә илнең барлык мәктәпләрендә «Яхшылык дәресләр»е уза.

 

Петровка Завод урта мәктәбе  Бөтенроссия акциясенә кушылды. Балалар хәрәкәте лидерлары командасы өлкән сыйныф укучылары белән дәресләр  үткәрде. Әлеге дәресләрнең төп максаты-волонтерлыкны  алга этәрү һәм балаларның социаль активлыгын үстерү иде.Дәрес барышында Вакыйгалы волонтерлык, Казанда узган  Футбол буенча дөнья чемпионаты һәм Универсиада вакытында волонтерлар эше турында видеоматериаллар тәкъдим ителде. Укучылар волонтерларның эш формалары, волонтерлар белән әңгәмә кагыйдәләре белән таныштылар, шулай ук  волонтерлыкка ни өчен керергә һәм волонтерның үз-үзен үстерү өчен ни дәрәҗәдә файдасы бар икәнлеге турында сөйләделәр.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    2 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша