САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Петровка мәктәбендә математика укытучыларының методик берләшмә утырышы узды

13 мартта Петровка урта гомүми белем бирү мәктәбендә Сарман районы математика укытучыларының методик берләшмә утырышы узды.

Утырышның темасы “Төп дәүләт һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләнгәндә укучыларның белемнәрен контрольгә алу һәм бәяләү өчен мативлаштыру алымнарын куллану”. Утырыш “Геометрия һәм синең характер” дип аталган тест белән башланып китте. Математика укытучысы Садыйкова И.И.8 сыйныфның алгебра фәне буенча “Күплекләр”  темасы буенча  мастер- класс күрсәтте.Бу мастер классның максаты-кул астында булган предметлар ярдәмендә   яңа төшенчәләрне гади итеп аңлату, практик яктан күрсәтү иде.Утырышның икенче өлеше “Математик кафеда” дәвам итте.Чараның максаты  - уен формалары белән математикага иҗади кызыксыну уяту, фикерләү сәләтен үстерү, коммуникатив күнекмәләрне,осталыкларны формалаштыру.Түтәндәге утырышны “Санны квадрат һәм квадрат тамыр алу”, "Математикадан төп дәүләт имтиханнына әзерләнгәндә  хәзерге  алымнар", "Математика дәресләрендә  физкульминутлар үткәрү" дигән темага чыгышлар тулыландырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев