Петербург мәчесе Блейкның хуҗалары чыгышлары белән – Сарманнан
8 июньдә Санкт-Петербургта ел саен Петербург мәчеләре көнен билгеләп үтү матур гадәткә әйләнгән. Ул 2005 елдан "митьки" дип йөртелүче Петербург рәссамнары тәкъдиме белән үткәрелә. Алар остаханәләре кәрнизенә мәче скульптурасын урнаштырганнар. Үзләре тельняшкадан йөрүне гадәт итеп алганга күрә, бәйрәм уңаеннан мәчегә дә тельняшка кидергәннәр. Шулай итеп аңа Тишка Матроскина дигән исем...
8 июньдә Санкт-Петербургта ел саен Петербург мәчеләре көнен билгеләп үтү матур гадәткә әйләнгән. Ул 2005 елдан "митьки" дип йөртелүче Петербург рәссамнары тәкъдиме белән үткәрелә. Алар остаханәләре кәрнизенә мәче скульптурасын урнаштырганнар. Үзләре тельняшкадан йөрүне гадәт итеп алганга күрә, бәйрәм уңаеннан мәчегә дә тельняшка кидергәннәр. Шулай итеп аңа Тишка Матроскина дигән исем дә бирелгән. Рәссамнар бу көнне хуҗаларына мыеклы дусларын тәм-том белән сыйларга тәкъдим итәләр.
Тишка - Петербургның бердәнбер мәчесе түгел. Ел саен яз көне биредә Эрмитаж мәчесе көне дә уздырыла. Бу көнне музейда яшәүче, аның экспонатларын кумак һәм тычканнардан саклаучы 70 песине хөрмәтләү гадәткә әйләнгән. Ә узган гасырларда мәчеләр Кышкы сарайда яшәгәннәр. Аларны анда Петр I урнаштырган. Соңыннан алар Екатерина II төзегән яңа сарайга күченгәннәр.
Санкт-Петербургта 2002 елда песиләргә һәйкәл дә салынган. Ул - Россиядә мәчеләргә салынган беренче һәйкәл һәм дәһшәтле Ленинград блокадасы көннәрендә һәлак булган меңнәрчә мәчеләргә зур хөрмәт һәм рәхмәт билгесе. Бу елларда ачлыктан үлем чигенә җиткән шәһәр кешеләре аларның барысын да ашап бетергәннәр. Моннан тыш, песиләр шәһәрне кумаклар явыннан да коткарганнар.
Ә бу рәсемдә сез Петербургта Руслан Нигъмәтуллин фатирында яшәүче Блейк кушаматлы мәчене күрәсез. Руслан шәһәр фирмаларының берсендә программист булып эшли, әнисе Азия ханым - Сарман кызы. Блейкның үзенең кечкенә генә "йорты", уенчыклары һәм башка кирәк-яраклары бар. "Ул бик акыллы һәм тәртипле", - ди Руслан.
12 июньдә Русланның туган көне. Без аңа һәм аның яраткан дүрт аяклы дустына ныклы сәламәтлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев