САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Песи йомырка ашыймы?

Безнең 16 тавык һәм 1 әтәчебез бар. Ничә ай күзәтәм инде, тавыкларым йомырка салмый башлады. Берара, “ял итәләрдер”, дип уйладым, ә инде бу күренеш берничә айга сузылгач, уйга калдым. Сәбәбе нидә соң?

Үземә дә кызык. Кибеттән махсус йомырка салдыра торган витаминлы ярмалар да алып кайтып карадык, ләкин ярдәме тимәде. Көн артыннан көн үтте, ә йомырка юк! Сараеңда тавык була торып, кибет йомыркасы сатып алмассың бит инде, дия идем. Алган саен, ачу да килә бит. Моңа кадәр әллә игътибарга алмаганбыз: тавыклар арасында бер ак песи пәйдә булды. Бу җан иясе кемнеке, ник менә нәкъ безнең сарайга ияләшкән, безнең сарайда ни эшли ул? Бу сораулар көннән-көн уйландыра башлады. Димәк, йомырканы песи ашый?.. Үзем йомырка сатып алам, үзем һаман теге песине уйлыйм. Алмыйча да булмый, гаиләбез ишле, аш-су әзерләгәндә, гел йомырка кирәк булып тора. Кибеттән йомырка алырга уйласаң, бик кыйммәт, бәяләр кимүгә бармый. Төрле кибеттә төрле бәягә саталар әле. Кайсысында бер данә йомырка — 7 сум, кайда — 8, хәтта 9 сумлыгы да бар. Бер танышым әйтә: “Чаллыда күптән базардан дистәсен 90 сумнан алдым. 60 сумга сатарга мөмкин булганда да, ул бәягә куймадылар шәхси хуҗалыктагысын. Чөнки халык үзе дә азынды: очсыз булса, кибетнеке дип уйлап, алмый гына”. Менә хикмәт! Өйдә: “Барыбер йомырка салмыйлар, әллә соң тавыкларны бетерикме?”, - диеп уйлашабыз да, кибет йомыркасының бәяләре күз алдына килеп баса, һәм ул фикердән кире кайтабыз. Ә, бәлки, иртәгә, аннан соң салырлар, дигән өмет белән тормыш дәвам итә.

Ә сезнең тавыклар йомырка саламы? Әллә сез дә кибеттән сатып аласызмы, дуслар? Тавыклар йомырка салсын өчен, ни эшләргә кирәк? Сездән киңәшләр көтәбез. Языгыз, шалтыратыгыз.

Автор: Алсу Бормотина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев