САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия тупланмаларыннан билгеле бер срокта түләнүче пенсия түләүләре

Билгеле бер срокта түләнүче пенсия түләүләре гражданин яисә эш бирүче пенсиянең тупланма өлешенә өстәмә рәвештә керткән иминият кертемнәре хисабына түләнә. Аның дәвамлылыгын гражданин үзе билгели һәм ул 10 елдан кимрәк була алмый. Билгеле бер срокта түләнүче пенсия түләүләре пенсиягә хокук барлыкка килгәннән соң дәүләтнең софинанслау программасы кысаларында түләнгән взнослар, эш...

Билгеле бер срокта түләнүче пенсия түләүләре гражданин яисә эш бирүче пенсиянең тупланма өлешенә өстәмә рәвештә керткән иминият кертемнәре хисабына түләнә.

Аның дәвамлылыгын гражданин үзе билгели һәм ул 10 елдан кимрәк була алмый. Билгеле бер срокта түләнүче пенсия түләүләре пенсиягә хокук барлыкка килгәннән соң дәүләтнең софинанслау программасы кысаларында түләнгән взнослар, эш бирүче күчергән взнослар, дәүләт софинанслаган сумма һәм инвестиция кертемнәре, пенсияне формалаштыруга җибәрелгән ана капиталы акчалары хисабына түләнә.

Әлеге түләүләрне картлык буенча иминият пенсиясенә хокук барлыкка килгән көннән алып теләгән вакытта алырга була. Пенсия тупланмаларын Россия Федерациясе Пенсия фондында формалаштырганнар әлеге түләүләрне яшәгән урыннарындагы Пенсия фонды территориаль органнарыннан ала алалар.

Ә билгеле бер срокта түләнүче пенсия кертемнәре дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында формалаштырылган очракта, әлеге түләүләр дәүләтнеке булмаган Пенсия фондлары аша түләнә. Бу очракта гражданин әлеге түләүләрне иминиятләүчегә мөрәҗәгать итеп ала.

Пенсия тупланмалары эш бирүче күчергән иминият взнослары һәм инвестиция кертемнәре хисабына гына формалаштырылган очракта, гражданин тупланма пенсиясен иминият пенсиясе билгеләнгәннән соң иминият пенсиясе белән бергә ай саен алырга хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев