САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия фонды сайты аша ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче акча алырга районнан 56 кеше гариза бирде

Ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче 25 мең сум акчаларны алу өчен 5 мең татарстанлы гаризаларын электрон рәвештә Пенсия фонды сайты аша тапшырды. Әлеге акчаларны алу өчен Татарстан буенча бүгенгесе көнгә 12 мең гариза керде. Сарман районы буенча 78 гаризаның 56 сы электрон рәвештә килде. Электрон рәвештә гариза тапшыру өчен клиентлар...

Ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче 25 мең сум акчаларны алу өчен 5 мең татарстанлы гаризаларын электрон рәвештә Пенсия фонды сайты аша тапшырды. Әлеге акчаларны алу өчен Татарстан буенча бүгенгесе көнгә 12 мең гариза керде. Сарман районы буенча 78 гаризаның 56 сы электрон рәвештә килде.

Электрон рәвештә гариза тапшыру өчен клиентлар белән эшләү бүлегенә килеп йөрергә кирәк түгел. Россия Пенсия фонды гражданнар өйдән чыкмыйча гына Пенсия фонды хезмәтләреннән файдалансыннар өчен электрон сервис хезмәтләрен киңәйтә.

Ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче акчаларны алу хокукы белән ана капиталы сертификаты алган яисә 2016 елның 30 сентябренә кадәр аңа хокуклы булган, акчаларын тотып бетермәгән гаиләләр файдалана ала.

Бер тапкыр бирелүче акчаларны алу өчен гаризаны сертификат алырга хокук бирүче бала тууга күпме вакыт үтүгә бәйсез рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гаиләләр ала ала.

Гаризаны 2016 елның 30 ноябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк. Гаризада ана капиталы сертификатының сериясен, номерын, акча күчерү өчен счет реквизитларын күрсәтергә кирәк. Акча гариза биргәннән соң ике ай эчендә күчә.

Электрон гаризаны сертификат алган Пенсия фонды территориаль органына юлларга кирәк.

Россия Пенсия фонды ана капиталы сертификаты ияләрен банк реквизитларын тутырганда игътибарлы булырга чакыра. Банк счеты ана капиталы сертификаты иясенеке булырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, Россия Пенсия фонды тарафыннан электрон рәвештә күрсәтелүче хезмәтләр Пенсия фонды сайтында бер порталга берләштерелгән. Электрон рәвештә Пенсия фонды хезмәтләреннән файдалану өчен бердәм дәүләт порталында теркәлергә кирәк. Әгәр гражданин порталда алдан теркәлгән булса теркәлгәндәге пароль һәм логинны кулланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев