САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия фонды сарманлыларга яңа хезмәт тәкъдим итә

Инвалидлар Россия Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга хокуклы. Әлеге категория гражданнар алдан язылу тәртибендә, пенсия фондының клиентларга мобиль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр ярдәмендә өйдә, Татарстан Республикасы шәһәр һәм район Пенсия фондларының инвалидлар һәм авыр хәрәкәтләнүче гражданнар өчен аерым җайланмалар һәм корылмалар белән тәэмин ителгән клиент хезмәтләре күрсәту...

Инвалидлар Россия Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга хокуклы.

Әлеге категория гражданнар алдан язылу тәртибендә, пенсия фондының клиентларга мобиль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр ярдәмендә өйдә, Татарстан Республикасы шәһәр һәм район Пенсия фондларының инвалидлар һәм авыр хәрәкәтләнүче гражданнар өчен аерым җайланмалар һәм корылмалар белән тәэмин ителгән клиент хезмәтләре күрсәту кабинетларында дәүләт хезмәтләреннән файдалана алалар.

Мобиль клиент хезмәтләре сәламәтлекләре начар яисә олы яшьтә булулары сәбәпле Пенсия фонды идарәләренә килә алмаучы пенсионерларның өйләренә йөрү өчен хезмәт итә. Шәһәр һәм районнардагы Пенсия фонды идарәләренең адресларын һәм телефоннарын Пенсия фонды www.pfrrt.ru сайтында табарга мөмкин.

Пенсия фонды www.pfrrt.ru сайтында урнашкан иминиятләнгән затның шәхси кабинеты аша инвалидлар һәм авыр хәрәкәтләнүчеләр хат яисә электрон рәвештә җавап алу ысулын сайлап Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать җибәрә, пенсияне каян алырга теләве турында гариза бирә, Пенсия фонды идарәсенә килмичә генә документлар, мәсәлән, пенсия билгеләү, аның күләме һәм вакыты турында мәгълүматлар ала алалар.

Әлеге электрон сервис белән дәүләт хезмәтләре порталында www.gosuslugi.ru теркәлгәннән соң файдаланырга була.

Мөрәҗәгать итү өчен безнең телефоннар: 074, 2-50-52, 2-47-85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев