САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия фонды мобиль теркәү тәкъдим итә

Шәхси иминият счеты торышы турындагы хәбәрне алу, эш бирүче күчергән иминият кертемнәрен тикшерү, кабул итүгә язылу һәм кирәкле документларга заказ бирү максатыннан Россия Пенсия фонды уңайлы хезмәт - читтән торып теркәлү хезмәте тәкъдим итә. Мобиль җайланмадан кулланучылар өчен Пенсия фондының бушлай өстәмәсе Пенсия фонды сайтының шәхси кабинетында урнашкан төп функцияләреннән...

Шәхси иминият счеты торышы турындагы хәбәрне алу, эш бирүче күчергән иминият кертемнәрен тикшерү, кабул итүгә язылу һәм кирәкле документларга заказ бирү максатыннан Россия Пенсия фонды уңайлы хезмәт - читтән торып теркәлү хезмәте тәкъдим итә.

Мобиль җайланмадан кулланучылар өчен Пенсия фондының бушлай өстәмәсе Пенсия фонды сайтының шәхси кабинетында урнашкан төп функцияләреннән кулланырга мөмкинлек бирә.

Өстәмәгә керү өчен дүрт билгедән торган пин-код җыярга һәм дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк. Теркәлүне Россия Почтасы, Ростелеком аша һәм Пенсия фондының клиентлар белән эшләү бүлекләрендә расларга мөмкин. Алга таба керү пин-код аша башкарыла.

Пенсия фонды дәүләт идарәсе тармагында беренчеләрдән булып пин-код ярдәмендә бердәм идентификация һәм аутентификация системасында теркәлү механизмын тормышка ашырды.

"Әлеге өстәмә ярдәмендә шәхси иминият счетыңның торышы турындагы мәгълүматны, ягъни пенсия балларын һәм стажыңны; пенсия билгеләү яисә социаль түләүләр турындагы мәгълүматны, ана капиталы күләмен; Пенсия фондына ничә тапкыр мөрәҗәгать итүең турында белергә була", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе Эдуард Вафин.

Шул ук вакытта әлеге өстәмә аша кайбер төр хезмәтләрне дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмичә дә алырга мөмкин. Мәсәлән, геолокация хезмәтен файдаланып өстәмә ярдәмендә үзең яшәгән урынга якын булган Пенсия фондының клиентлар белән эшләү бүлеген яисә күпфункцияле үзәкне табарга һәм кабул итүгә язылырга мөмкин. Моннан кала, әлеге хезмәт аша кирәкле справкаларга һәм документларга заказ бирергә һәм Пенсия фондына мөрәҗәгать җибәрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев