САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия фонды ана капиталы акчаларының 20000 сумын түләргә гаризалар кабул итә

5 майдан Пенсия фонды территориаль органнары ана капиталы акчаларының 20 мең сумын бер тапкыр түләү өчен гаризалар кабул итә башлады. Бер тапкыр акчалата түләүләр алу хокукы 2015 елның 31 декабренә кадәр ана капиталы сертификатына ия булучыларга һәм акчаларын тотып бетермәгәннәргә кагыла. Әлеге акчаларны алу өчен 2016 елның 31 мартыннан да...

5 майдан Пенсия фонды территориаль органнары ана капиталы акчаларының 20 мең сумын бер тапкыр түләү өчен гаризалар кабул итә башлады.

Бер тапкыр акчалата түләүләр алу хокукы 2015 елның 31 декабренә кадәр ана капиталы сертификатына ия булучыларга һәм акчаларын тотып бетермәгәннәргә кагыла. Әлеге акчаларны алу өчен 2016 елның 31 мартыннан да соңга калмыйча пенсия фонды территориаль органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гаризаны бала туганнан соң күпме вакыт узуына карамастан, Россия Федерациясе территориясендә яшәүче ана капиталы сертификаты ияләре язарга хокуклы.

Гаризада шәхси иминият счеты номерын, ана капиталы сертификатының сериясен һәм номерын күрсәтергә кирәк. Узең белән шәхесне раслаучы документ, ике ай эчендә бер тапкыр 20000 сум күчерелергә тиешле, счет номеры күрсәтелгән банк справкасы алып килү сорала. Гаиләләр әлеге акчаларны көнлек хаҗәтләргә тота алалар.

«Ана капиталы акчаларыннан бер тапкыр түләүләр түләү 2015 елда экономиканың үсешен һәм социаль тотрыклылыгын тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар планында каралган иде» дип билгеләп утте Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Марсель Имамов.

Түләүләр 2015 елның 20 апрелендә кабул ителгән «Ана капиталы акчалары хисабыннан бер тапкыр түләүләр түләү» турындагы 88 номерлы Федераль закон нигезендә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев