САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия фонды ана капиталы акчаларыннан 25 мең сумны алырга гаризалар кабул итә

Ана капиталыннан бер тапкыр түләнүче акчаларны ана капиталы сертификаты булган яисә 2016 елның 30 сентябренә кадәр сертификатка хокуклары булган һәм акчаларын кулланып бетермәгән барлык гаиләләр дә алырга хокуклы. Бер тапкыр бирелүче түләүләрне алу өчен гаризаны бала тууга күпме вакыт үтүенә бәйсез рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәүче ана капиталы сертификатына ия...

Ана капиталыннан бер тапкыр түләнүче акчаларны ана капиталы сертификаты булган яисә 2016 елның 30 сентябренә кадәр сертификатка хокуклары булган һәм акчаларын кулланып бетермәгән барлык гаиләләр дә алырга хокуклы.

Бер тапкыр бирелүче түләүләрне алу өчен гаризаны бала тууга күпме вакыт үтүенә бәйсез рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәүче ана капиталы сертификатына ия гаиләләр бирә ала.
Гаризаны 30 ноябрьдән дә соңга калмыйча Пенсия фонды идарәсенә яисә күп функцияле үзәкләргә килеп бирергә мөмкин. Гаризада сертификат иясенең иминият таныклыгы номеры, ана капиталы сертификатының сериясе һәм номеры күрсәтелә. Пенсия фондына яисә күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать иткәндә үзең белән шәхесеңне раслаучы документ, акча күчерү өчен счет реквизитлары булган банк белешмәсе, ана капиталы сертификаты һәм иминият таныклыгы булу шарт. Гаиләләр алган акчаларны үзләре теләгән хуҗалык чыгымнарына тота ала. Сертификат алырга өлгермәгән ана капиталына хокуклы гаиләләр сертификат алу өчен һәм бер тапкыр бирелүче акчаларны алу өчен гаризаларны бер үк вакытта бирә алалар.

2016 елның 1 июленнән башлап ана капиталы акчаларыннан бер тапкыр бирелүче акчаларны алу өчен гаризаны Пенсия фонды сайтында урнашкан гражданинның шәхси кабинеты аша да бирергә мөмкин. Әлеге хезмәтләр белән бердәм дәүләт порталында теркәлгән гражданнар гына файдалана ала. Электрон рәвештә гариза биргәндә Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү бүлегенә мөрәҗәгать итү кирәкми.

Әлеге ысул белән гариза бирү бүгенгесе көндә иң популяры булып кала.

Пенсия фонды сертификатка ия гаиләләргә ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче акчаларны алу өчен гаризаларны электрон рәвештә җибәрергә тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев