САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия алды яшендәгеләр дә диплом алдылар

Бүген районның пенсия алды яшендәге 4 кешесе кулларына менеджер дипломы алды.

Билгеле булганча, Россия Федерациясе Президентының “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы 204 санлы Указы (07.05.20118) нигезендә, Россия Федерациясенең фәнни-техник һәм социаль-экономик үсешен, халыкның санын һәм тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен арттыру, кешеләргә үз талантларын ачу һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итүне тәэмин итү буенча чаралар каралган иде. Аларның берсе – “Демография” милли проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Өлкән буын” федераль проекты.
Әлеге федераль проект кысаларында районның мәшгульлек үзәге агымдагы елда пенсия алды яшендәге 6 кешене (план буенча 3 кеше каралган) өстәмә һөнәргә укытуны оештырды. Бүген район үзәгендә Чаллы шәһәрендәге “Инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллияте”ндә “Социаль-мәдәни эшчәнлек менеджеры” белгечлеген үзләштергән 4 кешегә диплом тапшыру тантанасы үткәрелде. Аларның шатлыкларын район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова уртаклашты. Тантанада шулай ук Чаллы шәһәренең “Инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллияте” укытучысы, социологик фәннәр кандидаты Флера Вилданова һәм район мәшгульлек үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина һәм башкалар катнаштылар.
Бу хакта тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X