САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пелагея Поликарповна Сталинград сугышын күргән

Җәлил поселогында яшәүче хезмәт ветераны Мартьянова Пелагея Поликарповна 1943-1944 елларда Сталинградта булган, Сталинград сугышын үз күзләре белән күргән.

13 яшьтән ул колхозда тракторда прицепщик булып эшли. Бөек Ватан сугышы ветераны Мартьянов Геннадий Николаевич белән 66 ел тату гомер кичерә. Быел Пелагея Поликарповнаның – 90 яшьлек юбилей елы да. Менә дигән хуҗабикә булуы өстенә, шигырьләр яза. “Һәрвакыт кеше булып калырга, ярдәмчел булырга, кеше кайгысына битараф булмаска, хезмәтне яратырга кирәк”, - ди ул.

Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев