САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Өстәл теннисын үз итүчеләр бәйгесе

24-25 октябрь көннәрендә Сарман гимназиясенең спорт залында укучылар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге узды. Ярышларда 16 мәктәп командалары катнашты.

 

Кызлар арасында шәхси беренчелектә Сарман гимназиясе укучысы Камилә Нәбиуллина җиңү яулады. Икенче-өченче урыннарда – Мортыштамак кызлары Рузилә Сабирова һәм Рәмилә Хөсәенова. Егетләр арасында җиңүче булып Сарман урта мәктәбе укучысы Илмир Минаев танылды. Шул ук мәктәптән Ранис Галләмов – өченче, Сарман гимназиясе укучысы Дамир Әһелтдинов – икенче урында. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча Сарман гимназиясе – беренче, Мортыштамак мәктәбе – икенче, Петровка Завод мәктәбе теннисчылары өченче урыннарны алдылар.
26 октябрьдә Баулы шәһәрендә унбер яшьлек уенчылар арасында өстәл теннисы буенча республикакүләм ярыш уздырылды. Бәйгедә Башкортстан уенчылары да катнаштылар. Парлы уенда Сарман урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Илназ Низамов, Актаныш малае белән уйнап, өченче урынны алды.
Шушы мавыктыргыч уенны яратучы егет-кызларны 23-24 ноябрь көннәрендә республиканың атказанган агрономы Мөнәвир Фатыйх улы Хөснуллин истәлегенә багышланган XII республикакүләм ярышларда катнашырга чакырабыз. Уеннар Сарман аграр көллияте спорт залында 10.00 сәгатьтә башлана. Беренче көнне бәйгедә район мәктләре укучылары көч сынаша, икенче көнгә күрше-тирә район командалары чакырулы.
Тәлгать Ахунов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев