САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Остеопороздан сакланырга була

Остеопороз белән Россиядә 50 яшьтән узган һәр өченче хатын-кыз һәм һәр бишенче ир-ат интегә.

Остеопороз — шундый авыру: ул сөякләрне зәгыйфьләндерә, тиз ватылучан, уалучанга әйләндерә. Кагыйдә буларак, авыру башта үзен сиздерми, сөяк сыну гына аның барлыгын белдерә. Аның исеме дә шуннан килеп чыккан: күренеп торган симптомнары булмаганлыктан, аны остеопороз, ягъни «телсез эпидемия» дип атаганнар. Авыру нилектән килеп чыга, һәм аннан сакланырга мөмкинме? Район үзәк хастаханәсе хирург-травматологы Данияр Жунусов безгә аның үзенчәлекләре турында сөйләде. 
— Остеопороз белән ир-атлар да, хатын-кызлар да авырыйлар. Бу авыру вакытында сөякләрдә аның ныклыгын һәм формасын сакларга ярдәм итүче кальций кими. Моннан тыш, сөяк тукымасының структурасы үзгәрә, массасы азая. Нәтиҗәдә сөякләрнең ныклыгы кими һәм алар тиз сынучанга әйләнәләр. 
Авыруның сәбәпләре нидә соң? Моңа ревматик авырулар, эндокрин системасындагы тайпылышлар, сулыш һәм ашкайнату органнары, бөер, кан авырулары, шулай ук гормональ препаратларны, иммунодепрессантларны озак вакытлар кабул итү сәбәпче булырга мөмкин. 
Авыруның билгеләре түбәндәгечә: 
— остеопороз вакытында, гадәттә, умыртка баганасы, бот сөяге муенсасы һәм орчык сөяге сынучан була. Моның өчен минималь травма алу яки үз буең биеклегеннән егылу да җитә;
— умыртка баганасының компрессион сынулары вакытында күкрәк читлегендә яки эч куышлыгында көчле авырту булырга һәм ул миокард инфаркты, плеврит яки эч куышлыгы органнарының кискен авырулары вакытында була торган авыртуга охшарга мөмкин; 
— умыртка баганасының күкрәк өлешендәге деформация сулыш алуны авырлаштырырга, гәүдә торышын үзгәртергә ихтимал. Гәүдә торышы үзгәрү нәтиҗәсендә кеше бөкрәя, буе кыскара. 
Остеопорозга түбәндәге категория кешеләр бирешүчән була:
— иртә яки ясалма менопауза булган хатын-кызлар. Авыруга аеруча менопауза вакытында вак сөякле, нәфис гәүдәле хатын-кызлар бирешә. Чөнки җенси гормоннарның секрециясе кинәт кимү сөяк массасы югалуын тагы да тизләтә. Ләкин остеопорозны хатын-кыз авыруы дип кенә санау дөрес түгел; 
— тән тиреләре ачык төстә булган, баласыз яки 1-2 генә балалы хатын-кызлар, нәселләрендә умыртка баганасы һәм бот муенсасы сыну күзәтелгән кешеләр; 
— профессиональ рәвештә спорт белән шөгыльләнүче хатын-кызлар;
— өстәмә эффекты сөяк массасын киметү булган препаратлар кабул итүче кешеләр. 
Остеопорозны кисәтергә мөмкин. Вакытында күрелгән актив профилактика чаралары авыруны тоткарларга, аның үсешенә йогынты ясарга сәләтле. Моның өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк. Кеше скелетының үсеше якынча 25 яшьләргә туктала һәм бу яшьтә сөяк массасы «пигы» формалаша. Бу чорда һәм аннан соң да төп игътибарны түбәндәге факторларга бирергә кирәк: туклану, физик активлык, организмга Д витаминының нормаль керүе. 
Туклану, гомумән, зур әһәмияткә ия. Сөяк тукымасындагы минераль матдәләр запасы кешенең туклану рационында әлеге матдәләрнең бармы-юкмы икәнлегенә бәйле. Бүген составында кальций булган сөт продуктларының ассортименты бик бай. Көнгә берике стакан сөт, кефир яки йогырт, 100 г эремчек яки сыр куллану киңәш ителә, һәм бу организмның кальцийга ихтыяҗын яртылаш тәэмин итә. Сөт продуктларыннан тыш, кальций шпинат, брокколи һәм кәбестәнең башка төрләрендә, фасольдә, чикләвектә, соя, петрушка, алма, апельсин һәм томат согында бар. Сөякләрдәге минераль балансны тәэмин итү өчен, организмга фосфор, магний, фтор, тимер, цинк, марганец, бакыр, шулай ук С һәм К витаминнары кирәк. Кеше рационында һәрвакыт әлеге матдәләргә бай продуктлар — балык һәм диңгез продуктлары, ит, йомырка, сыра чүпрәсе, бөтен бөртекләр, кузаклылар, чикләвек, соя, яшелчә һәм җиләк-җимеш, кипкән җимешләр булырга тиеш. 
Ләкин организмга артык аксым зарарлы. Чөнки ул зурларда аның бәвел белән бүленеп чыгуын арттыра. Остеопороз белән авырганда, кофе һәм тозны да чикләргә кирәк. Кофеин да кальцийның бәвел белән артык бүленеп чыгуына китерә, ә кофены көнгә дүрт чынаяктан арттыру хатын-кызларда сөяк массасын киметә. Тозны исә бер чәй калагыннан арттырмаска кирәк. Ул да кальцийның бәвел белән бүленеп чыгуына йогынты ясый. Ашказаны-эчәк трактында кальцийны үзләштерү өчен, Д витамины булырга тиеш. Ул балыкта, бавырда, йомыркада бар, ультрафиолет нурлар тәэсирендә дә ясала. Көзгекышкы көннәрдә кояшлы көннәр аз булу сәбәпле, Д витаминын дару препаратлары формасында өстәмә кабул итәргә кирәк. 
Гәүдәне нормаль авырлыкта тоту да бик мөһим. Артык ябык хатын-кызлар остеопороздан ешрак интегәләр, тазарак хатын-кызлар — азрак. Бу шуның белән аңлатыла: май күзәнәкләре сөяк тукымаларын үстерүче гормоннарны синтезларга сәләтле.
Физик күнегүләр сөяк тукымасы югалуны киметә, тигезлекне сакларга ярдәм итә, егылуларны кисәтә, сынулардан соң реабилитация өчен дә яхшы чара булып тора. Физик активлык дигәндә, саф һавада йөрү, йөгерү, теннис һәм башка шуның ише спорт төрләре белән шөгыльләнүне аңларга кирәк. 
Шуны да истә тотыгыз — үзлегеңнән дәваланырга ярамый. Чөнки авыруның үсешенә берничә фактор сәбәпче булырга мөмкин һәм аларның йогынтысын табиб кына бәяли ала. Аның тарафыннан билгеләнгән препаратларны төгәл кабул итәргә кирәк. Күрү һәм ишетү сәләтен дә табибтан һәрвакыт тикшертеп торыгыз. 
Түбәндәге күнегүләр гәүдә тигезлеген сакларга ярдәм итәләр — аяк табаннарын бер линиягә, кулларны билгә куегыз һәм шушы торышта 20-30 секунд басып торыгыз; — аякларны бергә, кулларны билгә куеп, аяк очларында күтәрелегез һәм 15-20 секунд басып торыгыз; — кулларны билгә куеп, сул аякны идәннән алыгыз һәм бөгегез, уң аяк очында күтәрелеп, 15-20 секунд басып торыгыз, шушы ук күнегүне икенче аяк белән дә эшләгез.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев