САРМАН
  • Рус Тат
  • ОРГАНИЗМГА ничек ярдәм итәргә?

    Урамда – ни яз, ни кыш түгел. Белгечләр мондый һава торышында авыру вирусларының аеруча үрчүен әйтәләр. Организмда да витаминнар запасы, аның авыруларга каршы торучанлыгы кимегән чак. Аларга ничек бирешмәскә, иммун системасын ничек ныгытырга? Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстанның атказанган табибы Рафис Мусинның киңәшләре – шул хакта.

    Кешенең иммун системасы — организмны вирус, бактерияләр һәм башкалар, мәсәлән, яман шеш күзәнәкләреннән саклап торучы калкан. Дошманын танып алу белән, иммун системасы аны юк итәргә тотына. Әгәр система көчле икән, димәк, ят күзәнәкләр, үрчи башлаганчы ук, һәлак булачак. Авырмыйм, дисәң, иммун системасын ныгытырга кирәк. Диета тотканда, сак булыгыз. Әгәр тиешенчә тукланмыйсыз, көн дә ярымфабрикатлар ашыйсыз икән, сезгә иммун системасы ныклыгы өчен мөһим булган матдәләр җитмәскә мөмкин. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бер генә элемент җитмәү дә организмның саклану системасын шактый какшата. Шуңа да ризыкны төрләндерергә тырышыгыз. Антиоксидантлар, А, С һәм Е витаминнары организмга ирекле радикаллардан – күзәнәкләргә зыян салучы куркыныч матдәләрдән сакланырга булыша. Әлеге витаминнар яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә генә җитәрлек күләмдә. Ит, бигрәк тә тавык ите сатып алганда, саграк булыгыз. Чөнки күп кенә җитештерүчеләр, кошлар тизрәк үссен өчен, аларга антибиотик кадыйлар. Кеше организмына ит белән бергә кергән әлеге матдә иммунитетны какшата, антибиотикларга каршы көрәшүче бактерияләрне барлыкка китерә, дип белдерә табиблар. Антибиотикларны да күп эчәргә тырышмагыз. Күп кенә тикшеренүләр күрсәткәнчә, шикәр комын кирәгеннән артык куллану да иммун системасын какшата. Баллы тәм-том, “Кока-кола”, лимонад симерүгә, ә алар, үз чиратында, яман шеш, шикәр диабеты һәм башка куркыныч авыруларга китерергә мөмкин. Матдәләр алмашында цинк бик зур роль уйный. Әлеге матдә диңгез ризыкларында, ит, чикләвек, йомырка, сыр һәм бөртекле культураларда күп. Иммун системасы өчен пестицидлар да зыянлы. Алар организмның йогышлы чирләргә каршы торучанлыгын киметә. Шуңа да үзегез үстергән яшелчәләрне генә ашарга тырышыгыз. Тагын бер киңәш: кичке сәгать 8 дән соң ашаган чи яшелчә организмның саклагыч көчен киметә. Чөнки эчәклектәге ризык төн буе әчи. Ашкайнату системасы төнен нормаль эшли алмый. Ашказанындагы бактерияләр ашкайнату системасына булыша һәм иммун системасы өчен дә зур роль уйный. Әйтик, мондый бактерияләр ашказанындагы зарарлы микробларны үтерә. Организмны файдалы бактерияләр белән баету өчен, “тере” йогыртлар эчегез. Суган, сарымсак, банан кебек файдалы бактерияләрне арттыручы ризыклар ашарга кирәк. Организмны ныгытканда, бавыр, бөер, диңгез ризыклары, ярмалар файдалы. Шулай ук суган, помидор һәм әстерхан чикләвеге табыныгызда һәрвакыт булсын. Организмны салкын һәм эсседән курыкмаска өйрәтергә кирәк. Кан агышына комачау итәрдәй тар киемнәр сайламагыз. Ешрак хәрәкәтләнергә, саф һавада йөрергә, физик күнегүләр ясарга тырышыгыз. Кимендә 7-8 сәгать җилләтелгән бүлмәдә йоклагыз.

    Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: