САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Организмдагы майны яндыра торган җиде җимеш

Ябыгырга ярдәм итә торган җиләк-җимешләр бар.

Диетологлар ябыгырга ярдәм итә торган җиләк-җимешләр исемлеген төзегән. Бу турыда «Челнинские известия» язды.

Флавонид антиоксидантлары кеше тәнен сәламәт массада тотарга ярдәм итә. Алар караңгы төсле җиләкләр — кара җиләк, кара бөрлегән, кара карлыган, күк җиләк (черника, ежевика, черная смородина, голубика) составында аеруча күп була.

Бу җиләкләр туңдыргач та, киптергәч тә, пешергәч тә файдалы үзлекләрен саклый. 

Алмада да флавонид антиоксидантлары да, клетчатка да күп була. Клетчатка ашкайнату процессына уңай йогынты ясый. Кан составында шикәрне нормада тотарга ярдәм итә. Алманы кабыгы белән ашагыз, файдалы витаминнар һәм антиоксидантлар нәкъ менә алма кабыгында күп була.

Грушада да шундый ук файдалы матдәләр бар, анда да клетчатка күп. 

 

Бакча җиләге, күк җиләк, караҗиләк кебек үк, антоцианин дигән матдәгә бай. Ул да авырлыкны нормада тотарга ярдәм итә.

Антикосидантлар баш мие өчен дә файдалы. Минең хәтер, мәгълүматны кабул итү һәм эшкәртү өчен җаваплы өлешләрен аеруча активлаштыра, диелә хәбәрдә.

Иң яхшысы — бу җиләк-җимешләрне чиратлап, барысын да әз-әзләп ашау.

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев