САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Опилка җитмәсә, акча бар

Опилка җитмәсә, акча бар.

Балчык, опилка, ком. Керамик кирпечне шулардан ясыйлар. Ә менә Хабаровск краенда кирпечкә яңа кушымта өсти башлаганнар – иске кәгазь акчалар.

Күптән түгел биредә Үзәк банкның хисаплау-касса үзәге ачылган. Иске кәгазь акчаларны анда бик вак кисәкләргә турыйлар һәм, чүплеккә чыгарып атасы урынга, кирпечкә өстиләр. Опилка урынына. Хисаплау-касса үзәге чимал белән хәтта җиһаз фабрикаларына караганда да ышанычлырак тәэмин итүче булып чыккан: кәгазь акча тиз туза, ел саен 2,5 миллиард сум чүплеккә чыгарыла. Акчадан эшләнгән кирпечләргә инде Якутия, Амур өлкәсеннән дә заказлар килә башлаган. Бу Европа илләреннән сатып алганга караганда күпкә очсызга төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев