САРМАН
  • Рус Тат
  • Онытылмас истәлекләр

    Узган гасырның 50 нче елларында Иске Кәшер авылына концерт белән Башкортстанның танылган артисты, халкыбызның яраткан җырчысы Фәридә апа Кудашева килә. Шундый зур артист килүенә авыл клубын матур итеп җыештыралар, җылыталар, тамашачылар өчен урындыклар тезеп куялар. Клубка халык агыла. Яхшыбайдан һәм башка күрше авыллардан да килүчеләр бар. Мин Тәгъзимә апа (абыйның...

    Узган гасырның 50 нче елларында Иске Кәшер авылына концерт белән Башкортстанның танылган артисты, халкыбызның яраткан җырчысы Фәридә апа Кудашева килә.
    Шундый зур артист килүенә авыл клубын матур итеп җыештыралар, җылыталар, тамашачылар өчен урындыклар тезеп куялар. Клубка халык агыла. Яхшыбайдан һәм башка күрше авыллардан да килүчеләр бар. Мин Тәгъзимә апа (абыйның хатыны), Мәсгут абыйлар белән бардым. Кәшер шактый гына зур авыл: аның унъеллык мәктәбе, китапханәсе, медпункты, сельпосы, магазины, авыл советы, колхоз идарәсе бар. Авыл халкы белән клуб шыплап тулды.
    Менә концерт башланыр чак җитте, тамашачылар тып-тын калды. Концертны алып баручы сәхнәгә чыгу белән халык аны аягүрә басып алкышлады. Ул "Башкорт халкыннан кайнар сәлам", - дип концертны башлап, сәхнәгә Фәридә апаны һәм баянчы Бәхти Гайсинны чакырды, халык һаман кул чаба да кул чаба.
    Фәридә апа куе зәңгәр күлмәктән, куе кара чәчләрен матур итеп кабартып куйган, аягында ялтырап тора торган кара туфлиләр. Ул башкорт һәм татар халык җырларын суза да суза. Менә тәнәфес вакыты җитте, концертның икенче өлеше башланды. Бу юлы Фәридә апа - ап-ак күлмәктән. Туфли алыштырганда, берсенә ак туфли кигән, икенче аяктагы кара туфлиен салырга оныткан. Алдагы рәттә утыручылар моны күреп, чыж-пыж килә башладылар. Бәхти Гайсин да күреп алды. "Иделкәем" җырын тәмамлагач, Фәридә апа сәхнәдән чыгып, ике аягына да ак туфлиләрен киеп чыкты һәм җырларын дәвам итте. Фәридә апа авылыбызга бүтән килә алмады.
    Безнең икенче очрашу Казанда булды. 1995 елның 26 апреле, Габдулла Тукайның туган көне - шигырь бәйрәме. Муса Җәлил исемендәге опера театры янындагы Г.Тукай һәйкәле тирәсенә халык җыелган. Быел Г.Тукай премиясе кемнәргә насыйп булыр, дип дулкынланып көтәбез.
    Бәйрәмне танылган шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин ачып җибәрде. Менә ул пакетны ачты, һәм, шатланып, горурланып, халкыбызның олуг язучысы Гөмәр Бәширов һәм танылган бөек җырчы Фәридә Кудашеваның бу зур, дәрәҗәле бүләккә лаек булуларын игълан итте. Шул вакыт халык, сөенеп, дәртләнеп кул чабарга, сәхнәгә менеп, лауреатларны котларга ашкынды. Без дә сәхнәгә мендек. Мин "Татар совет язучылары" дигән китапны алып барган идем, шуңа кул тамгалары куйдырып, чын күңелдән шатландым. Бу көнне карлы-бозлы яңгыр сибәләвенә карамастан, халык бик озак таралмады, лауреатлар инде бик туңган, куллары кып-кызыл булган, шулай да һаман халык сүзен тыңлыйлар, автографлар тараталар. Ул вакытта Г.Бәшировка - 95, ә Ф. Кудашевага 85 яшь иде.
    Өченче очрашу болай булды.
    Август азаклары иде. Телевизордан Марат Шәриповны (Башкортстан университетының татар теле факультеты профессоры) тыңладым. 30 август көнне Уфадан "Тукай" исемендәге ак пароход белән Идел буйлап сәяхәткә чыгалар, Казан, Болгар, Яр Чаллыда туктаячаклар икән. Шалтыратып, Чаллыда сәгать 6 да булачакларын ачыкладым. Һәм без "Туган тел" клубына йөрүчеләр белән 45 кешелек зур автобуска утырып юлга чыктык. Пароход көткән арада чәчәк бәйрәмен карадык, андагы матурлыкка шаккаттык. Кечкенә генә чәчәккә кунган күбәләктән алып алан чаклы зур фил, дөя, крокодил һ.б.ны күреп, гаҗәпкә калдык. Иң шаккатканы - аллы-гөлле чәчәкләрдән ясалган Г.Тукай сыны булды. Менә ичмасам бәйрәм! Шулай итеп, кичке 6 да килеп җитте. Без - Җәлил бистәсеннән килгән 40 тан артык кеше, Чаллыдан Вахит Имамов, берничә биюче һәм гармунчы - Уфадан килүче дусларыбызны көтәбез. Ак пароход күренде. Аннан Марат Шәрипов һәм аның хатыны Венера ханым Фәридә апаны култыклап пароходтан чыгып киләләр. Башкорт дусларыбыз бик матур итеп очрашу җырын суздылар, безнекеләр дә югалып калмады, матур итеп җырлап исәнләштеләр. Килүчеләр арасында танылган шагыйрьләр, композиторлар, укытучылар, табиблар, депутатлар һәм хөрмәтле ветераннар да бар иде. Һәр елны шундый сәяхәт ясыйлар икән. Күрешү, танышу мизгелләре бик күңелле үтте. Соңыннан кунакларны Чәчәк бәйрәменә чакырдык. Тукайны чәчәктән ясап куйганнар, - дигәч, Фәридә апа бик шатланып, "Мине Тукай янына алып барыгыз", - дип ашыктырды. Уфа кунаклары бу бәйрәмне бик ошатып, безгә рәхмәтләр әйттеләр. Ә без Фәридә апа белән шундый җылы очрашуга бик сөендек, куандык. Һәм аларга исәнлек-саулык, хәерле юллар теләп саубуллаштык.
    Шундый олы, мәшһүр кешеләр белән очрашу безнең өчен мәңге онытылмас бәйрәм булды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: