Олы юлга озатты көллият

Ни чыкса да, көллиятлеләрдән чыга инде. Чыгарылыш кичәсенә барыр өчен махсус аэроплан "чакыртканнар". Бәйрәмчә киенгән кызлар-егетләр, әти-әниләр, укытучылар, остазлар һәм кунаклар салонга кереп урнашкач, кичәне алып баручы - көллиятнең өстәмә белем бирү педагогы Энҗе Зиннәтуллина барысын да басу-кырлар буйлап, остаханәләргә, укыту кабинетларына сәяхәткә чакырды. Әйе, сизелми дә узып киткән көннәр,...
Ни чыкса да, көллиятлеләрдән чыга инде. Чыгарылыш кичәсенә барыр өчен махсус аэроплан "чакыртканнар". Бәйрәмчә киенгән кызлар-егетләр, әти-әниләр, укытучылар, остазлар һәм кунаклар салонга кереп урнашкач, кичәне алып баручы - көллиятнең өстәмә белем бирү педагогы Энҗе Зиннәтуллина барысын да басу-кырлар буйлап, остаханәләргә, укыту кабинетларына сәяхәткә чакырды.
Әйе, сизелми дә узып киткән көннәр, еллар хәзер күңелдә матур хатирәләрне саклый. "Кешегә балык тотып бирсәң, ул бер көн тук булыр, аны тотарга өйрәтсәң, гомере буе тук булыр", дигән гыйбарә бар. Чыннан да, Сарман аграр көллиятендә "балык тотарга өйрәтә беләләр". Хезмәтләрен яратып, эшләрен асылына төшенеп башкаралар биредә барысы да. Басу-кырларда "тимер ат" егәрләүче уңган механизаторны, ашханә-кафеларда тәмле ризыклар белән сыйлаучыны, үз техникасын сәгать кебек йөртүчене, куллары белән алтын коючыны, заман белән бергә атлаучы хисапчыны аграр көллияттә әзерлиләр. Теория дәресләрендә алган белемнәрен хезмәттә сынап карап, чыныгып, кулларына белгечлекләре буенча диплом алгач та, мөстәкыйль эшләрлек итеп тәрбиялиләр. Тормышка әзер шундый 210 кыз һәм егеткә диплом тапшырдылар кичәдә. Аларның 60ы янә көллияттә калып, укуларын дәвам итәчәк - урта һөнәри белем алачак. "Узган уку елында 550 укучы белем алды. Һөнәр үзләштерү өчен көллияттә барлык мөмкинлекләр дә бар. Материаль-техник база көчле, ял итү, өстәмә шөгыльләнү өчен дә шартлар тудырыла. Бездә алган белемнәрен эштә уңышлы куллансыннар, әти-әниләренә, җәмгыятькә файдалы кешеләр булсыннар иде - безнең теләк шул", - диде көллият директоры З.Әһелтдинов сәламләү чыгышында.
Районыбыз, хәтта күрше-тирә районнар өчен дә югары квалификацияле эшче кадрларның нәкъ менә безнең җирлектә әзерләнүе - хакимият өчен дә горурлык. Яшь белгечләрне район башлыгы Нәфис Закиров, Башкарма комитеты исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиев тәбрикләде һәм иң изге теләкләрен җиткерде, уңышлар теләде. Бүгенге заманда урта буын белгечләре аеруча игътибарга лаек, бигрәк тә конкурентлыкка ия булганнарына ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. "Агрокөч" җәмгыятенең персонал белән эшләү бүлеге җитәкчесе Э.Айсин да бәйрәм белән тәбрикләде. Аның фикеренчә, югары хезмәт нәтиҗәлелегенә ирешү өчен менә шундый югары әзерлекле эшче кадрлар кирәк. Аларны эш белән тәэмин итүдә каршылыклар булмаячагын да әйтеп узды ул. Мәгариф бүлегенең мәгълүмати-методик үзәге директоры Д.Зиннәтуллина укучыларга алган белемнәренең куанычын, үзләштергән һөнәрләренең файдасын күрергә насыйп булсын, диде. Көчле рухлы булып калуларын теләде. Иң дулкынландыргыч мизгелләр, мөгаен, диплом тапшырганда булгандыр. Башлангыч һөнәри белем турындагы документ белән бергә егетләр-кызлар җиңел машина йөртү, кайсыберләре тракторчы таныклыкларына да ия булдылар. Тырыш, яхшы укыган, көллият тормышында актив булганнарның әти-әниләрен дә сәхнәгә чакырдылар, алар үзләренә адресланган Рәхмәт хатларын алдылар. Пешекчеләр төркемендә белем алган Резидә Насыйбуллина Кызыл дипломга ия булды. Укып бетергәннәр арасында Ватан алдындагы бурычларын үтәргә киткәннәре дә бар иде. Аларга имин хезмәтләр теләнде. Берәм-берәм сәхнәгә күтәрелгән егет-кызларны күреп, бер горурлык хисе кичердек. Барысы да ыспай киенгән, бераз җитди. Мөстәкыйль тормышка фатиха бирүче укытучылар, остазлар да дулкынланалар, йөзләрендә - моңсулык. Әмма барысының да бер генә теләк - укучылары чын кеше булсыннар да, тормышта югалып калмасыннар, бәхетләрен яраткан хезмәтләрендә тапсыннар, үстергән, тәрбия биргән әти-әниләренең, белем биргән мөгаллимнәренең йөзләренә кызыллык китермәсеннәр. Кифая Заһирова барлык әти-әниләрнең коллективка булган рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул үз чыгышында көллият директоры З.Әһелтдинов, аның урынбасарлары В.Әһелтдинова, И.Нигъмәтуллин, И.Гаделшин, А.Нуретдинова, чыгарылыш төркем мастерлары һәм укытучылары Д.Гайнетдинова, Г.Бакиева, В.Төхвәтуллина, М.Солтанов, Р.Усманова, Р.Гыйльфанов, Ә.Төхбәтуллина, В.Болтоносов исемнәрен зур хөрмәт белән телгә алды. Гомумән, коллектив хезмәтенә югары бәя бирелде. Укучылар да укытучыларына булган ихлас теләкләрен, рәхмәтләрен шигырь юлларына салып та, җырлап та җиткерделәр, матур чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Кичәдә башкарылган "Мизгел" төркеменең дәртле биюләре, укучыларның үзләренең моңлы җырлары бәйрәм рухын тагын да күтәрде. Шунысын да билгеләп үтү урынлы булыр: көллияттә укучыларның сәләтләрен үстерү буенча зур тырышлык куела. Сәнгатькә тартылган укучы белән өстәмә эшләү уңай нәтиҗәләрен бирә. Югары дәрәҗәдә җиһазланган актлар залында нинди генә тәрбияви, әхлакый, күңел ачу чаралары узмый икән? Республикада танылган "Понабрали" КВН командасының чыгышлары, шактый еллар Р.Сәфәргалина җитәкчелегендә эшләп килүче "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль клубы уеннары да шунда уза. Алар эшенә дә кичәдә йомгак ясалды. Елның иң оста уенчысы, белеге (знатогы) билгеләнде, аларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
Хисләр ташкыны күңелләрне айкады кичәдә. Өч ел бергә узган көннәр артта калды, гәрчә барысы да кичә генә булган кебек. Шулай шул: күңелле, самими вакытлар, күз ачып йомганчы, гомер йомгагын алга тәгәрәтә. Кай арада үткән, диген, гомер. Иртәгәдән мөстәкыйль тормыш юлы, хезмәт киңлекләре көтә. Кулында һөнәр булган кеше югалырга тиеш түгел. Хәерле сәгатьтә, дип, уңышлы юллар теләп, кабат күрешүне өмет иткән куллар саубуллашты.
Истәлеккә диеп төшкән фоторәсемнәре көллияттә үткән рәхәт, матур мизгелләрен тарихка кертеп калдырды. Вакытлар узгач та, янә-янә шул фотоларны карап, алар шушы шаулы уку елларын хәтерләренә төшерерләр әле.
РӘСЕМДӘ: диплом тапшыру вакыты; Кызыл диплом иясе - Резидә әти-әнисе Римма, Илдар белән.
-
6 декабрь 2019 - 19:00КЫШЫН ЭНЕРГИЯ БИРӘ ТОРГАН 7 ПРОДУКТ Кышын юкка гына күп кеше салкын тидереп авырмый. Кояш сирәк елмая, өстәлләрдә җәй көнендәге кебек витаминлы яшелчә, җиләк-җимеш тә тулып ятмый. Күп итеп көч туплау һәм хәлсезлектән арыну өчен ешрак саф һавада йөрергә һәм тәмле әйберләр ашарга кирәк! Алар кәефне дә күтәрә, энергия дә өсти. Нәкъ менә нәрсә ашарга икәнен хәзер сөйлибез.3500
-
6 декабрь 2019 - 18:00Минималь хезмәт хакы күләме артачак Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы күләме 11 мең 280 сум тәшкил итә.3700
-
6 декабрь 2019 - 15:00Декабрьне ничек дөрес итеп үткәрергә! Елның иң кызыклы, мәшәкатьле аена аяк бастык.6700
-
6 декабрь 2019 - 14:14Үзмәшгуль Илнур Бакиев, салымын түли дә тынычлап йоклый Район үзәгендә аяк киемнәре ремонтлау белән шөгыльләнүче Илнур Бакиев – күпләргә таныш. Чөнки итек, түфлиләрне елга бер тапкыр булса да рәтләттереп алмыйча булмый – гел яңаны гына сатып алып тора алмыйсың бит инде.5301
-
6 декабрь 2019 - 13:59Күренекле галимнең юбилеен зурладылар 5 нче декабрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Г.Тукай исемендәге клубында әдәбият галиме, педагог,җәмәгать эшлеклесе Хатыйп ага Миннегуловның юбилее уңаенннан «Дөньяда сүзебез бар» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.16801
-
6 декабрь 2019 - 13:00Район газетасының өр-яңа саны дөнья кайнар табадан төште. Тулырак Кадерле укучылар, “Сарман”газетасының чираттагы саны дөнья күрде.8600
-
6 декабрь 2019 - 12:00"Изюминкалы" тавык итеннэн кәтлитләре Котлет өчен: 1 кг тавык ите, 3 пачка эретелгән сыр (плавленый), яшел суган, укроп, петрушка, 1 йомырка, сарымсак, 2 кашык каймак яки майонез, тәмләткечләр.8801
-
6 декабрь 2019 - 11:06Җәлил бистәсенең хөрмәтле кешесе Фаттахова Гаҗилә Кәрамулла кызы шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтә Җәлил поселогында яшәүче безнең иң яраткан кешебез, сөекле әниебез,әбиебез Фаттахова Гаҗилә Кәрамулла кызының 4 декабрьдә туган көне - юбилее.18201
-
6 декабрь 2019 - 09:59Күтәмәле мәктәбендә мәктәпкәчә белем бирү төркеме нәниләре бар яктан да зиһенле 5 декабрьдә Күтәмәле мәктәбендә Сарман районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре өчен «Танып белү үсеше» дип исемләнгән семинар-практикум үтте.10201
-
6 декабрь 2019 - 09:23Ә син ГТО нормаларын тапшырдыңмы? Бу юлы аны кемнәр тапшырган? Район территориясендә урнашкан “Ак Барс” банк, Сбербанк оешмалары хезмәткәрләре сәламәт яшәү яклы. Кичә алар: “Без хезмәткә һәм оборонага әзер!” - дип, нормативлар тапшырдылар.19101
-
6 декабрь 2019 - 08:07Бүген безне нинди һава торышы көтә? Республика буенча төнлә һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр булачак. Аерым районнарда бозлавык, төнлә буран көтелә.6600
-
6 декабрь 2019 - 07:00ЯҢА ЕЛГА НӘРСӘЛӘР БҮЛӘК ИТӘРГӘ КИРӘКМИ? Яңа ел елга бер генә килә! Шушы көнне якын кешеләрне куандырасы килә бит! Тик аларның күңеле булсын өчен нәрсә бүләк итәргә соң? Ә нәрсә бүләк итәргә кирәкми? Бүген шул турыда сөйләшербез.8000
-
25 ноябрь 2019 - 10:21Фирдүс Тямаевның өр-яңа КЛИБЫ
-
29 октябрь 2019 - 09:57Теге дөньяда булып кайткан!
-
21 сентябрь 2019 - 10:00
-
6 декабрь 2019 - 11:48Районда "автобабай" бәйгесе үттеБүген районда инвалидлар ункөнлеге кысаларында, район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте, ДОСААФның район оешмасы һәм ЮХИДИнең район бүлекчәсе белән берлектә, традицион “Автобабай” бәйгесен үткәрде.30100
-
21 июнь 2019 - 14:37Игътибар: отышлы тәкъдим! 2019 елның 24-27 июнь көннәрендә кимендә 3000 сумлык белдерү, яки котлау биргән физик зат, кимендә 5000 сумлык реклама тэкъдим иткән юридик зат 2019 елның 2 яртыеллыгына "Сарман" ("Новый Сарман") газетасына подписка белән бүләкләнәчәк.328000
-
22 ноябрь 2019 - 10:32"Пестречинка" кибете сезне көтә! Реклама хокукларында. "Пестречинка" кибете сезне көтә! Тулырак34600
-
13 ноябрь 2019 - 08:35РЕКЛАМА. ТАКТА, МУНЧА ҺӘМ ӨЙ БУРАЛАРЫ БАРЛЫК СОРАУЛАР БУЕНЧА ТЕЛЕФОН: 8-917-283-72-2651300
-
6 декабрь 2019 - 19:00КЫШЫН ЭНЕРГИЯ БИРӘ ТОРГАН 7 ПРОДУКТ Кышын юкка гына күп кеше салкын тидереп авырмый. Кояш сирәк елмая, өстәлләрдә җәй көнендәге кебек витаминлы яшелчә, җиләк-җимеш тә тулып ятмый. Күп итеп көч туплау һәм хәлсезлектән арыну өчен ешрак саф һавада йөрергә һәм тәмле әйберләр ашарга кирәк! Алар кәефне дә күтәрә, энергия дә өсти. Нәкъ менә нәрсә ашарга икәнен хәзер сөйлибез.3500
-
6 декабрь 2019 - 18:00Минималь хезмәт хакы күләме артачак Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы күләме 11 мең 280 сум тәшкил итә.3700
-
6 декабрь 2019 - 15:00Декабрьне ничек дөрес итеп үткәрергә! Елның иң кызыклы, мәшәкатьле аена аяк бастык.6700
-
6 декабрь 2019 - 14:14Үзмәшгуль Илнур Бакиев, салымын түли дә тынычлап йоклый Район үзәгендә аяк киемнәре ремонтлау белән шөгыльләнүче Илнур Бакиев – күпләргә таныш. Чөнки итек, түфлиләрне елга бер тапкыр булса да рәтләттереп алмыйча булмый – гел яңаны гына сатып алып тора алмыйсың бит инде.5301
-
6 декабрь 2019 - 13:59Күренекле галимнең юбилеен зурладылар 5 нче декабрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Г.Тукай исемендәге клубында әдәбият галиме, педагог,җәмәгать эшлеклесе Хатыйп ага Миннегуловның юбилее уңаенннан «Дөньяда сүзебез бар» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.16801
-
6 декабрь 2019 - 13:00Район газетасының өр-яңа саны дөнья кайнар табадан төште. Тулырак Кадерле укучылар, “Сарман”газетасының чираттагы саны дөнья күрде.8600
-
6 декабрь 2019 - 12:00"Изюминкалы" тавык итеннэн кәтлитләре Котлет өчен: 1 кг тавык ите, 3 пачка эретелгән сыр (плавленый), яшел суган, укроп, петрушка, 1 йомырка, сарымсак, 2 кашык каймак яки майонез, тәмләткечләр.8801
-
6 декабрь 2019 - 11:48Районда "автобабай" бәйгесе үтте Бүген районда инвалидлар ункөнлеге кысаларында, район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте, ДОСААФның район оешмасы һәм ЮХИДИнең район бүлекчәсе белән берлектә, традицион “Автобабай” бәйгесен үткәрде.30100
-
6 декабрь 2019 - 11:06Җәлил бистәсенең хөрмәтле кешесе Фаттахова Гаҗилә Кәрамулла кызы шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтә Җәлил поселогында яшәүче безнең иң яраткан кешебез, сөекле әниебез,әбиебез Фаттахова Гаҗилә Кәрамулла кызының 4 декабрьдә туган көне - юбилее.18201
-
6 декабрь 2019 - 09:59Күтәмәле мәктәбендә мәктәпкәчә белем бирү төркеме нәниләре бар яктан да зиһенле 5 декабрьдә Күтәмәле мәктәбендә Сарман районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре өчен «Танып белү үсеше» дип исемләнгән семинар-практикум үтте.10201
-
6 декабрь 2019 - 09:23Ә син ГТО нормаларын тапшырдыңмы? Бу юлы аны кемнәр тапшырган? Район территориясендә урнашкан “Ак Барс” банк, Сбербанк оешмалары хезмәткәрләре сәламәт яшәү яклы. Кичә алар: “Без хезмәткә һәм оборонага әзер!” - дип, нормативлар тапшырдылар.19101
-
6 декабрь 2019 - 08:07Бүген безне нинди һава торышы көтә? Республика буенча төнлә һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр булачак. Аерым районнарда бозлавык, төнлә буран көтелә.6600
-
6 декабрь 2019 - 07:00ЯҢА ЕЛГА НӘРСӘЛӘР БҮЛӘК ИТӘРГӘ КИРӘКМИ? Яңа ел елга бер генә килә! Шушы көнне якын кешеләрне куандырасы килә бит! Тик аларның күңеле булсын өчен нәрсә бүләк итәргә соң? Ә нәрсә бүләк итәргә кирәкми? Бүген шул турыда сөйләшербез.8000
-
5 декабрь 2019 - 16:002020 елның төп төсе билгеле булды Pantone институты белгечләре 2020 елның төп төсе итеп зәңгәр төсне тәкъдим итәләр.8500
-
5 декабрь 2019 - 15:11Хезмәттәшебез Зөлфия Шәрипова-беренче урында “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агенттлыгы ТР Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә журналистлар арасында наркотикларга каршы пропагандалауны максат итеп куйган «БУМЕРАНГ-2019» XI Республика бәйгесе оештырган иде.32000
-
5 декабрь 2019 - 13:38Сарман егете Гиннес рекорды куйган ТАТАР ЕГЕТЕ ГИННЕС РЕКОРДЫ КУЙГАН, ЯКИ ЙӨЗТҮБӘН ТОРЫП 55 ОТЖИМАНИЕ ЯСАР ӨЧЕН, НИШЛӘРГӘ КИРӘК?66000
-
5 декабрь 2019 - 13:00Кайсы районда яшәү яхшырак? Районыбыз өчен тавыш бирик, дуслар Билгеле булганча, төрле рейтинг агентлыклары вакыт-вакыт халыктан сораштырулар үткәрә һәм әлеге сораштыру нәтиҗәләре буенча, бәхетле һәм уңайлы тормыш өчен иң яхшы районнарны игълан итә. Әлбәттә, Казан тормыш сыйфаты, инфраструктура дәрәҗәсе, туризм һәм башка үсеше буенча рейтингларның югары баскычына керә.31103
-
5 декабрь 2019 - 12:00"Каенкай" салаты Кирэк: 300 г тавыкның түш ите 300 г шампиьон гөмбәсе 5 йомырка 5-6 тозлы кыяр майонез яшел суган16900
-
5 декабрь 2019 - 10:40Казан, Аргентина һәм Германия обсерваторияләрен бергә ЮНЕСКО исемлегенә кертәчәкләр Өч обсерваториянең барысына да Германия җиһазлары куелган.70900
-
5 декабрь 2019 - 09:44Ләке артистларына бу юлы да тиңнәр булмады 30 ноябрьдә Менделеевск районының Иске Гришкино авылы керәшен мәдәнияте үзәгендә, “Җәмле Җураш буйларында” дип исемләнгән беренче төбәкара керәшен мәдәнияте фестивале һәм керәшен яшьләренең бөтенроссия “Туым Җондызы” –“Рождественская звезда-2020” XI этник бәйгесе узды.26701
-
5 декабрь 2019 - 08:31Җәлил бистәсенең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Якташлар очрашуы” үтте Җәлил бистәсенең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, анда тәрбияләнүче райондашлар белән “Якташлар очрашуы” дип исемләнгән чара үтте.28700
-
5 декабрь 2019 - 08:24Хөрмәтле хезмәттәшебез Зөлфия Әнвәр кызы бүген олы юбилеен билгели Бүген хезмәттәшебез – Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең бүлек редакторы Шәрипова Зөлфия Әнвәр кызы үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әлеге матур бәйрәменә ул күркәм хезмәт уңышлары белән килә.32300
-
5 декабрь 2019 - 07:53Искекәшерлеләр Бөек Ватан сугышы кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарны хөрмәт белән искә алдылар «Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез»13200
-
5 декабрь 2019 - 07:00«Сарман»га языл һәм бүләкле бул! 2019 елның 6 декабрендә 10.00-12.00 сәгатьләрдә “Электроника” кибетендә “Абунәче көне” уздырыла8900
-
4 декабрь 2019 - 19:00Петровка Завод мәктәбендә макулатура җыю буенча акциядә актив катнашалар "Макулатура тапшыр – агачны коткар!» Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә макулатура җыю буенча акция узды.12600
-
4 декабрь 2019 - 16:00Район газетасының өр-яңа саны дөнья кайнар табадан төште Кадерле укучылар, “Сарман”газетасының чираттагы саны дөнья күрде.13300
-
4 декабрь 2019 - 15:37Әлмәттә «Транснефть» территориясендә янгында зыян күрүчеләрне эзлиләр Белгечләр «Кәләй» станциясендә янгын чыгу сәбәпләрен ачыклый.40600
-
4 декабрь 2019 - 15:00Район газетасына ташламалы яздыру ункөнлеге бара 2019 елның 2 декабреннән 12 декабрьгә кадәр газета-журналларга, шул исәптән район газеталары “Сарман” белән “Новый Сарман”га, 2020 елның беренче яртысына ташламалы яздыру ункөнлеге игълан ителде.11900
-
4 декабрь 2019 - 14:00Көрәшче үсмерләр бәйгесе узачак 7 декабрьдә Петровка-Завод урта мәктәбендә 2002 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында көрәш буенча район беренчелеге узачак19900
-
4 декабрь 2019 - 13:38“Сарман” кинотеатрында инвалид балалар өчен чара оештырылды Бүген “Сарман” кинотеатрында районда үтүче инвалидлар ункөнлеге кысаларында инвалид балалар өчен чара оештырылды24900
-
4 декабрь 2019 - 12:00Каймаклы алма пирогы. Ашларыгыз тәмле булсын Камыр өчен: Сыер мае 150 гр, каймак 100 гр, он 300гр, 1 кап разрыхлитель, барысын кушып камыр ясыйбыз, табага кул белэн җәябез. Эчлек өчен: 3-4 алма, каймак 1ст, шикәр комы 1ст, 1 йомырка, 2 аш каш.он кирәк булачак.17501
-
4 декабрь 2019 - 11:44Игътибар, яңалык Агымдагы елның 12 ноябрендә Рәсәй Президенты Владимир Путин 372 санлы “РФ Хезмәт кодексының авыл җирендә эшләүче хатын-кызларга карата гарантияләр өлешенә үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законын имзалады.18600
-
4 декабрь 2019 - 10:01Районыбыз сандугачы-җырчы Зәлиләнең яраткан ризыгы нинди икән? Ә без беләбез. Сезгә дә тәкъдим итәбез Озын-озак гастрольләрдә йөрүче артистларның ашау-эчү ягыннан авырлыклар күрүе сер түгел. Күп очракта вакытында ашап булмый, кул астында ни булса шуның белән генә тукланырга, шуңа риза булырга да туры килә. Алай да аптырамыйлар үзләре. Менә яшь ваһаповчы Зәлилә дә яраткан ризыгы, сырниклар рецепты белән бүлешергә булган.30700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика