САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Олимпиададан кайтасы да килми", – ди Сарман кызы – волонтер Венера Хисаметдинова

Менә Сочидагы кышкы Олимпия уеннары да тәмамландылар. Россия җыелма командасы медаль зачетында, Норвегиядән зур аерма белән, беренче урынны алды. Барлыгы безнекеләр 33 медальгә ия булдылар: 13 алтын, 11 көмеш һәм 9 бакыр. Гомуми зачетта да, алтын медальләр буенча да Россиялеләргә тиңнәр булмады. Шулай итеп, 1976 елгы Австриянең Инсбрук шәһәрендәге кышкы...

Менә Сочидагы кышкы Олимпия уеннары да тәмамландылар. Россия җыелма командасы медаль зачетында, Норвегиядән зур аерма белән, беренче урынны алды. Барлыгы безнекеләр 33 медальгә ия булдылар: 13 алтын, 11 көмеш һәм 9 бакыр. Гомуми зачетта да, алтын медальләр буенча да Россиялеләргә тиңнәр булмады. Шулай итеп, 1976 елгы Австриянең Инсбрук шәһәрендәге кышкы Олимпиадада Советлар Союзы командасы ирешкән рекорд кабатланды.

Әлбәттә, Олимпия уеннары, башка зур спорт ярышлары кебек үк, волонтерлардан башка үтмәде. Алар арасында безнең район вәкилләре дә бар иде: Лилия Дәүләтшина, Илмир Мөхәммәдиев, Шамил Хафизов, Марат Сәлахов һәм Венера Хисаметдинова. Алар һәрберсе аерым бер өлкәдә җаваплы булдылар, ә Шамил Хафизов Татарстаннан Олимпия уеннарына җибәрелгән бердәнбер судья иде. Без Венера Хисаметдинова белән элемтәгә кердек.

- Безгә Олимпиада бик ошады, хәтта кайтасы да килми. Ул зур дәрәҗәдә, ныклы әзерлек белән үткәрелде. Кояштан, Сочидан аерылуы бик авыр. Олимпия уеннары ябылганда күзгә яшьләр килде, - дип, хәбәр итте Венера.

Безнең волонтерлар бүген кайтырга чыгалар.

Шулай ук укыгыз:

Хәтта Олимпиадада сарманлылардан башка үтми

Сарманлылар Мәскәүдә дә, Сочида да мөһим роль уйныйлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев