САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үттеләр

Бүген, 9 Май - Бөек Җиңү көне бәйрәмендә, Сарманда бәйрәм Парады узды. Барлык оешма-учреждениеләр дә матур итеп бизәлгән транспарантлар, шарлар, оешма исеме күрсәтелгән табличкалар белән чыктылар. Бәйрәм булгач, көне дә, махсус диярсең, матурланды: ачык күк йөзе, кояш елмая, җылы - бәйрәм атмосферасы ясарга тагын ни кирәк? Бәйрәм маршы узганнан соң,...

Бүген, 9 Май - Бөек Җиңү көне бәйрәмендә, Сарманда бәйрәм Парады узды. Барлык оешма-учреждениеләр дә матур итеп бизәлгән транспарантлар, шарлар, оешма исеме күрсәтелгән табличкалар белән чыктылар. Бәйрәм булгач, көне дә, махсус диярсең, матурланды: ачык күк йөзе, кояш елмая, җылы - бәйрәм атмосферасы ясарга тагын ни кирәк?

Бәйрәм маршы узганнан соң, район ял паркында ветераннарны котладылар, сугыш кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, залп бирделәр, тәкыялар куйдылар. Хәзерге вакытта ял паркында мәдәният хезмәткәрләренең концерт программасы бара. Бөек Җиңүнең 69 еллыгы лаеклы рәвештә үтә!

Бәйрәмнән фоторепортажлар

Беренче өлеш

Икенче өлеш

Өченче өлеш

Дүртенче өлеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев