САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“ӨЕГЕЗДӘ НАРКОТИК ЮКМЫ?”

Начар гадәтләргә, гадәттә, балалар һәм яшүсмерләр тизрәк бирешүчән була.

 

Алар күңелендә җавапны үзләре генә таба алмый торган сораулар да туа. Аларга ниндирәк җаваплар бирергә кирәк соң? Наркология кабинеты шәфкать туташы Розалия Сәгъдәтованың киңәшләре сезгә яхшы ярдәмлек булыр дип уйлыйбыз.

– Ни өчен кайбер таблеткалар, порошок һәм уколлар файдалы, ә кайберләре зарарлы?

– Кеше авырганда, табиб аңа, тизрәк терелсен өчен, таблеткалар, порошок яки уколлар билгели. Ләкин кеше бу препаратларны сәламәт вакытта кулланса, киресенчә, авырырга мөмкин. Шулай ук “наркотик” дип аталган матдәләр дә бар, ләкин алар кешегә авырырга гына ярдәм итәләр. Сау-сәламәт булыйм дисәң, мондый препаратларны беркайчан да кулланырга ярамый.

– Шулкадәр зарарлы булгач, ни өчен кайбер кешеләр нар-котиклар кулланалар соң?

– Моның сәбәпләре күп булырга мөмкин. Беренчедән, алар наркотикларның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген белмәскә мөмкиннәр. Яки алар үзләре турында начар уйлыйлар һәм проблемаларын ничек хәл итәргә кирәклеген белмиләр. Аларның шулай ук бу хакта әти-әниләре белән сөйләшкәннәре булмавы да ихтимал.

– Тәмәке тарту зарарлы булгач, ни өчен әни тарта?

– Кызганычка каршы, әниең яшь вакытта кызыксынудан тартып караган да, хәзер, бик ташлыйсы килсә дә, ташлый алмый. Шуңа күрә, иң яхшысы – тартып карамаска кирәк, чөнки яман гадәттән баш тарту бик авыр.

– Сез әти белән сыра да, шәраб тә эчәсез. Ә миңа ни өчен ярамый?

– Сыра белән шәраб составында алкоголь бар. Синең организм әле үсә, һәм алкоголь сиңа көчле һәм сәламәт булып үсәргә комачауларга мөмкин. Шуңа күрә сиңа алкогольле эчемлекләр куллану кирәк түгел.

– Ни өчен зурлар эш көннәрендә  сыра һәм шәраб эчмиләр, ә бәйрәмнәрдә хәтта аракы да эчәләр?

– Алкоголь кешеләрнең эш сәләтен киметә, ә яхшы эшләргә теләүче һәрвакыт аек булырга тиеш. Шуңа күрә эш көннәрендә яки машина йөртергә кирәк булганда, алкогольле эчем-лекләр эчү аеруча куркыныч. Ә бәйрәм өстәленә аракы белән шәраб нигездә бәйрәм символы буларак куела, һәм аларны эчмәскә дә мөмкин. Кешеләр бит, беренче чиратта, эчәр өчен түгел, сөйләшеп, аралашып утырыр өчен җыелалар.

 

Әгәр сез балагызны сүлпән яки аңсыз хәлдә тапкансыз икән, бу очракта нишләргә соң? Моны белү бик мөһим, чөнки вакытында, тиз арада күрсәтелгән ярдәм балагызның гомерен саклап калырга мөмкин. Иң элек, бала яткан бүлмәне җилләтергә, саф һава керү юлын ачарга кирәк. Соңыннан балагызны яны белән яткырыгыз. Чөнки ул авыру булса, косарга һәм тончыгырга мөмкин. Соңыннан ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Баланың сулыш алуы тукталган булса, ясалма сулыш алдыра торыгыз. Йөрәге туктаган булса, йөрәккә туры булмаган массаж ясагыз. Бала кулланган – әгәр кулланган булса – порошоклар, таблеткалар һәм башкаларны җыегыз. Бу ашыгыч ярдәм машинасы табибына баланың нәрсә кулланганын ачыкларга ярдәм итәчәк. Шунысын да онытмагыз: сезнең бала өйдә наркотик матдәләр әзерли яки саклый һәм сез бу турыда беләсез, ләкин бернинди дә чара күрмисез икән, сез хокук бозучы булып саналырга мөмкинсез. Әгәр инде өегездә наркотик матдәләр табасыз икән,  сайларга хокукыгыз бар: аны полициягә тапшыра яки юк итә аласыз.

 

Зөлфия Шәрипова язмасы.

Фото:https://pixabay.com/ru/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев