САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Өч-Өйле Саклауда юбилярларны зурладылар

Өч-Өйле Саклау авыл клубында 2019 елда 70-80 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән һәм үтәчәк юбилярларыбыз : Хәйретдинов Рафис Әхкәм улы,Хәйретдинова Тәнзилә Исхак кызы,Нәбиуллина Гөлүзә Тимергали кызы,Таирова Факыя Нәгыймулла кызы,Корбанов Фәим Корбангали улы,Хузиахметова Гөлсинә Миннәхмәт кызы, быелгы елда бердәнбер 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтуче Шәехов Раваз Мәхмүт улы һәм барлык юбилярларның балалары,оныклары,оныкчыклары,туганнары катнашында “Гомерләр зая узмаган” дигән исемдә юбилярлар кичәсе үткәрелде.

Кичәдә олы хөрмәткә лаек булган апаларыбыз,абыйларыбыз белән якыннан ,аларның яшьнәп үткән яшьлек еллары турында Фәйзуллина Әнүзә таныштырды һәм кичәне алып барды.Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.Бәйрәм белән һәм юбилярлярны авыл җирлеге рәисе Габидуллина Лилия котлап изге теләкләрен җиткерде.Шулай ук,һәр юбилярларның балалары,оныклары,туганнары изге теләкләрен җиткереп иҗат чыгышлары белән тәбрикләделәр.Кичәдә кунакка кайткан Шакирова Резедә,Бакирова Раушания матур җырлары,нәфис сүзләре белән кичәгә ямь өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев