САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район авылларында Нәүрүз бәйрәме үтте

Шушы көннәрдә район авылларында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәм турында яңалыкларны без бергә җыйдык. 21 мартта Зур Нөркәй авылында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә балалар да, зурлар да бергәләп төрле уеннар уйнадылар. Кул көрәштерүдә, бәрәңге җыюда, балык тотуда, күңелле эстафеталарда балалар бик актив катнаштылар, "каргалар" белән бергә күккә "арбалар" да очырдылар....

Шушы көннәрдә район авылларында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәм турында яңалыкларны без бергә җыйдык.

21 мартта Зур Нөркәй авылында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә балалар да, зурлар да бергәләп төрле уеннар уйнадылар. Кул көрәштерүдә, бәрәңге җыюда, балык тотуда, күңелле эстафеталарда балалар бик актив катнаштылар, "каргалар" белән бергә күккә "арбалар" да очырдылар. Уеннар җыр-биюләр белән барды. Аннарыбарысы бергәләп "карга боткасы" ашадылар, коймак белән тәмләп чәй эчтеләр. Соңыннан "ялкаулык", "тәртипсезлек", "2"леләрне һәм башка тискәре сыйфатларны карачкы белән бергә яндырдылар.

Төп фотода шулай ук Зур Нөркәйдә узган бәйрәмнән фото.

21 нче мартта Мортамак авылында шулай ук Кыш озату һәм Нәүрүз бәйрәме булды. Бәйрәмдә укучылар,зурлар катнашты. Бәйрәмдә Кыш бабай, Нәүрүзбикә катнаштылар. Төрле спорт уеннары,биюләр булды. Соңыннан карга боткасы ашадылар, коймак белән самавыр чәе эчтеләр.

Нәүрүз ул - яңа ел, яңа көн дигән сүз.Хәзерге көндә дә Нәүрүз рухи дөньяви тормышыбызның табигый өлеше булып тора. Шул уңай белән Өчөйле Саклау авыл мәдәният йорты каршында "Нәүрүз" бәйрәме уздырылды. Матур итеп бизәлгән атларда балалар урам әйләнделәр .Авыл халкы, килгән кунаклар кайнар коймактан, чәйдән авыз иттеләр, төрле уеннар да катнаштылар.

20 мартта Әлмәт төп гомуми белем мәктәбе, Әлмәт җирлеге үзидарәсе ,авыл клубы, Сарман "Шәфкать" үзәге хезмәткәрләре Әлмәт авылында Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр. Бәйрәмгә мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүчеләр, авыл халкы килгән иде. Бәйрәм чарасы эчтәлекле узды, Нәүрүзбикә белән Кыш бабай ярышты. Нәүрүзбикә һәм "Шәфкать" үзәге хезмәткәрләре бәйрәмгә килүчеләр өчен төрле ярышлар һәм уеннар оештырдылар. Ярышларга әби- бабайларда бик теләп катнаштылар. Бәйрәмгә килгән барлык балалар да бүләкләр алды. Уеннар өлкәннәрнең, балаларның җыр-биюләре, шигырьләре белән үрелеп барды. Борчу, кайгыларны карачкы кыяфәтендә яндырдылар. Ахырдан карга боткасы, бәйрәм коймаклары ашап, чәй эчү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев