САРМАН
  • Рус Тат
  • Нәселем горурлыгы

    «Тарих вә аның бер өлеше булган тәрҗемәи хәлләр һәм нәсел-нәсәб гыйлемнәренең файдасы чиксез икәнлеген игътибарлы һәм үткен күзле булган галимнәрнең һичберсе инкарь итмәс», - дип яза күренекле галим Ризаэддин Фәхреддин. Чыннан да, үз нәселеңне, җиде буын бабаңны белү - һәркемнең дә изге бурычы. Нәсел-ыруын белгән кеше генә үзен мәдәниятле дип...

    «Тарих вә аның бер өлеше булган тәрҗемәи хәлләр һәм нәсел-нәсәб гыйлемнәренең файдасы чиксез икәнлеген игътибарлы һәм үткен күзле булган галимнәрнең һичберсе инкарь итмәс», - дип яза күренекле галим Ризаэддин Фәхреддин.
    Чыннан да, үз нәселеңне, җиде буын бабаңны белү - һәркемнең дә изге бурычы. Нәсел-ыруын белгән кеше генә үзен мәдәниятле дип саный ала, минемчә. Нәселендәге күренекле кешеләрне ачыклагач, аларның язмышы һәм ил өчен, халык өчен кылган гамәлләрен өйрәнгәч, кешедә үз нәселе, халкы, теле, иле белән горурлану хисе арта.
    Минем нәселем Бикчура хан белән бер тамырга барып тоташа. Мин моны күп кенә тикшеренүләр аша белдем. Нәселемнең күренекле кешеләре гаять күп икәнлегенә төшендем. Шулар арасында бүгенге көндә районыбыз горурлыгы булган, тарихчы буларак танылган күренекле шәхес Морад Рәмзи (Морадулла бине Баһадиршаһ) дә бар. Шундый шәхес нәселеннән булуым белән мин бик горурланам. Кайда гына булсам да, мин үз нәселемә тап төшермәскә тырышам, чөнки халкымның йөз аклыгы булган бабам минем өчен һәрвакыт зыялылык үрнәге булып тора.
    Шәҗәрәмдә исемнәре милләтебезгә бик тә кадерле булган Ризаэддин бине Фәхреддин, данлы Батыршага дәрес биргән Габдрахман хәзрәт Тайсугани, Аяз Гыйләҗев, Бәширә Насыйрова, Әхмәт Тимер, Римма Ратникова һәм башка бик күпләр менә шул Бикчура хан шәҗәрәсен дәвам итүчеләр.
    Морад Рәмзи - мөселман дине белгече һәм татар тарихчысы - озын һәм вакыйгаларга бай гомер кичерә. Ул татар тарихы буенча гарәп телендә язылган «Тәлфик әл әхбәр вә тәлких әл әсәр фивәкаи Казан вә Болгар вә мүлүкат татар» («Казан, Болгар вакыйгалары һәм татар патшалары турында хәбәрләр вә истәлекләр җыентыгы») хезмәтенең авторы буларак таныла. Гарәп, фарсы телләрен камил белүче, төпле гыйлем иясе, милләтпәрвәр җанлы зат ул Морад Рәмзи.
    Ул 1855 нче елның 25 нче декабрендә хәзерге Сарман районы Әлмәт авылында Баһадиршаһ-Габдулла (аны күбрәк Батырша дип йөрткәннәр ) улы гаиләсендә туган. Аның әтисе Баһадуршаһ (Батырша) Габдулла яшьтән үк ятим кала һәм яхшы белем ала алмый. Ә әнисе мөгаллимнәр гаиләсеннән чыккан укымышлы хатын була (алар Р.Фәхреддиневнең чыбык очы кардәшләре). Гаилә традицияләренә тугрылыклы калып, ул үз өйләрендә кызлар өчен башлангыч мәктәп ача. Әнисе Фәрхиҗамал мулла Зәйнетдин Габдукаев кызы аны бик яшьли әлиф танырга өйрәтә.
    М.Рәмзи гаиләдәге дүрт баланың берсе була. Ул алты яшендә әнисе мәктәбендә укый башлый, укырга һәм язарга өйрәнә. Сигез яшеннән Әлмәт авылы мәдрәсәсенә керә. М.Рәмзине алга таба аның әнисе ягыннан абзасы, танылган мулла Исмәгыйль әл-Кашкарыйның атаклы шәкертләренең берсе, Әлмәт имамы һәм мәдрәсә мөгаллиме мулла Хәсәнетдин тәрбияли, аңа ул саллы фикерләр тулы гарәп, фарсы китапларының сәхифәләрен ача, аларны уку ачкычы аңа гомерлеккә тапшыра... Тугыз яшендә инде ул гарәп теле морфологиясен өйрәнә. Шул ук елларда башта әтисе, аннан соң абзасы белән бергә Коръән укый. 18 яшендә инде ул гарәп теле синтаксисы белән таныш була. М.Рәмзи 1873 нче елда укуын дәвам итәргә дип Казанга, соңрак Бохарага китә. Ул 1878 нче елда Ташкент һәм аның янындагы шәһәрләрнең хаҗ кылучылары белән бергә Согуд Гарәбстанына юнәлә. Алга таба М.Рәмзи укуын Мәккә шәһәрендә дәвам итә. Шәех Габделхәмид әд-Дагыстани җитәкчелегендә хәдисләрне тирәнтен өйрәнә, бер үк вакытта төрле фәннәр буенча Мәккәнең башка атаклы галимнәреннән дәресләр ала. Ул Ибне әл-Гарәби язмаларын яттан белә, Габдрахман әл-Җами хезмәтләрен өйрәнә. М.Рәмзи фарсы теленнән гарәпчәгә тәрҗемә итү эшенә керешә. Аның тәрҗемәләре 1889- 1890 нчы елларда Мәккәдә Шәех әз-Зәвави һәм аның ватандашлары акчасына басыла. 1895 нче елда М.Рәмзи Габдрахман Җәдид Германияленең сеңлесе Әсма Шаһмөхәммәд (тумышы белән Тәтеш өязенең Шепбашы авылыннан) белән никахлаша.
    М.Рәмзи Петербург китапханәләрендә һәм архивларында эшләгән. «Тәлфик эл әхбәр...» әсәрендә М.Рәмзи, Ш.Мәрҗанидән соң беренче буларак, борынгы вакытлардан алып үзе яшәгән чорга кадәрге татар халкы тарихын язарга омтыла.
    Ләкин цензура бәяләмәсеннән соң Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитеты аның хезмәтләренә арест сала һәм тиражны конфискацияли. Авторга суд эше кузгатыла, ул кулга алынудан чит илгә китеп кенә котылып кала. 1914 нче елның язында ул гаиләсе белән кыска гына вакытка Россиягә кайта. Февраль революциясеннән соң М.Рәмзи Оренбург делегаты сыйфатында, 1917нче елның июлендә Казанда узган Бөтенроссия мөселман руханилары съездында катнаша.
    1919 нчы елның язында ул Уфага бара, аннан Кызыл Яр һәм Семипалатинск аша, бик зур кыенлыклар белән Чугунчакка килеп җитә. Чугунчак халкы М.Рәмзине имам һәм мөдәррис урынына чакыра. М.Рәмзи Төркестан мөселманнары арасында гына түгел, ислам динен тотучы дунган-кытайлар арасында да зур абруй казана. Базар мәчетендә алып барган дәресләренә шәкертләр генә түгел, Чугунчакның башка мәчетләреннән муллалар да йөри. Чугунчакта төрки телдә беренче хөтбәне М.Рәмзи укый.
    Көнчыгыш Төркестанда Милли-азатлык көрәше барган елларда М.Рәмзи бердәм фронт булып Кытайга каршы чыккан төркиләр һәм дунганнар яклы була.
    Шәһәрнең дүрт мөхтәрәме, татар мәхәлләләре имамы Хафиз Гәрәй, М.Рәмзи кулга алына һәм үлемгә хөкем ителә. Ул Чугунчак шәһәрендә (Кытайның Синьцзян-Уйгыр автономияле районы) күмелгән. Морад Рәмзинең бөтен гомере читтә үтә. Әтисе Баһадиршаһ-Габдулла (Батырша) 1890 нчы еллар тирәсендә исән була әле. Әнисе Фәрхиҗамал Зәйнетдин мулла кызы 1886 нчы елның 18 нче мартында 63 яшендә вафат була. 1858 нче елда туган Хәсәнша исемле энесе Иске Әлмәт авылында гомер кичерә, Бибигазимә Хәсән кызы белән гаилә кора. 1857 нче елда туган сеңлесе Рузателҗинан Яңа Әхмәт авылының, шул ук Бикчура хан нәселеннән килгән Хәйрулла муллага кияүгә чыга. Хәйрулла үз гомерендә 15 тапкыр хаҗга бара һәм һәрвакыт Морад Рәмзигә туктала.
    XIX гасырның соңгы чирегеннән башлап 50-60 ел буена халкына хәл кадәри хезмәт иткән һәм аның күренекле уллары турыңда шактый күп хәбәрләр калдырган Морад Рәмзи арабызга кайта, аның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү дәвам итә.
    Мин нәселем кешеләре белән бик горурланам. Алдагы нәсел дәвам итүчеләр дә Сарманның, Татарстанның тормышында, тарихында шундый ук күренекле урыннар алып торырлар, татар халкы алдында бурычларын үтәрләр, дип ышанам.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: