САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәрсә – яхшы, ә нәрсә – яман?

Бурдан кала, уттан калмый, ди халык. Янгыннар чыгуның төп сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү, электр һәм газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу, мич һәм төтен чыккычлардан дөрес файдаланмау, балаларны күзәтүчесез калдыру. Шулай ук кешеләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битараф булуы, профилактик чараларга игътибар итмәве, балалар арасында тиешенчә аңлату эшләре алып...

Бурдан кала, уттан калмый, ди халык.
Янгыннар чыгуның төп сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү, электр һәм газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу, мич һәм төтен чыккычлардан дөрес файдаланмау, балаларны күзәтүчесез калдыру. Шулай ук кешеләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битараф булуы, профилактик чараларга игътибар итмәве, балалар арасында тиешенчә аңлату эшләре алып барылмау да зур фаҗигаләргә китерергә мөмкин. Бурдан кала, уттан калмый, ди халык.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген кече яшьтән өйрәтә башларга кирәк. Шул уңайдан Бөтенсоюз ирекле янгын куркынычсызлыгы оешмасының Әлмәт бүлекчәсе һәм район янгын күзәтчелеге оешмасы әледән-әле балалар арасында булалар, төрле әңгәмәләр үткәрәләр, конкурс, викториналар оештыралар. Күптән түгел алар инициативасы белән район мәдәният йортында кече яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары өчен зур чара үтте: Бөгелмә шәһәренең А.Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры коллективы Ольга Гаврилованың "Зур һәм куркыныч" исемле пьесасы буенча әкияткә нигезләнеп эшләнгән постановкасын күрсәтте. Коллектив балаларга бер ялгыш адымның, уйламыйча, өлкәннәр сүзенә колак салмыйча ясалган хатаның аяныч нәтиҗәләргә китерү ихтималын гыйбрәтле тамаша ярдәмендә ачып бирде. Тамаша барышында куелган сорауларга, балалар белән бергәләп, җавап эзләнде - нәрсәнең - яхшы, нәрсәнең яман икәнлеген балалар үзләре әйтте.
Тамашалар яшь үзенчәлекләрен искә алып эшләнгән иде. Иртәнге якта ул мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәпнең башлангыч класс укучылары өчен куелса, көндезге якта урта мәктәп яшендәгеләргә күрсәтелде. Ахырда Бөгелмә рус дәүләт драма театры коллективы артистларына чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, әлеге чараны үткәрүдә ярдәм кулы сузган иганәчеләргә рәхмәт белдерелде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X