САРМАН
  • Рус Тат
  • Нөркәйлеләр булдыра

    Авылларга барып чыксак, мең дә бер шөгыль белүче, көндәлек тормыш мәшәкатьләреннән дә үзенә күрә ямь табып яшәүче кешеләр белән очрашып, сокланып кайтабыз без. Авыл җирлекләре башлыклары да, безгә килегез әле, бездә әллә нинди хикмәтле кешеләр бар, дип кенә торалар. Зур Нөркәйгә абунәче көне уздырырга гына дип барсак та, мәдәният йортында...

    Авылларга барып чыксак, мең дә бер шөгыль белүче, көндәлек тормыш мәшәкатьләреннән дә үзенә күрә ямь табып яшәүче кешеләр белән очрашып, сокланып кайтабыз без. Авыл җирлекләре башлыклары да, безгә килегез әле, бездә әллә нинди хикмәтле кешеләр бар, дип кенә торалар. Зур Нөркәйгә абунәче көне уздырырга гына дип барсак та, мәдәният йортында күрешеп сөйләшкәннәребезне язмый кала алмыйбыз.
    Мәдәният йортына килеп керүгә, мәктәп коллективы тарафыннан әзерләнгән күргәзмә каршы алды. Бу укытучыларның фантазиясе ничек саекмый икән дә, алар каян вакыт таба икән, дип аптырарлык ул күргәзмәне күргәч.
    - «Дәресләрдән соң мәктәп» проектының бер юнәлеше буларак оештырылган түгәрәкләрдә, шулай ук технология дәресләрендә эшләнә бу эшләр, - ди мәктәп директоры Ләйлә Шәйхразиева. - Газета кәгазеннән үреп ясау бик популярлашты. Бу республикада Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаеннан кызыксынып, иске газеталарны файдалы эшкә куллануны күздә тотып башланган эш иде. Интернеттан эзләп табып, башта үзем мавыгып киттем, аннан башка укытучылар шуның белән «чирләде», хәзер балаларга да «йокты». Мин һәм башлангыч сыйныфлар укытучылары Әминә Исмәгыйлева (рәсемдә), Лилия Сәетова, Ландыш Мәхубрахманова, география укытучысы Зилия Сәхбетдинова, директор урынбасары Гөлнар Юнысова балалар белән бик теләп шөгыльләнәбез. Алар 8 Мартка бүләкләр ясап, әниләрен, әбиләрен, кыз туганнарын сөендерделәр.
    Күргәзмәдәге эшләнмәләрнең күбесе чын сәнгать әсәренә торырлык. Без башта аларны тал чыбыгыннан үрелгән дип уйладык. Иске газеталардан шундый могҗизалар тудыру осталык та, сабырлык та сорый. Нөркәйлеләрдә алар җитәрлек. Укучылар җитәкчеләре Артур Шакиров кул астында «3Д-модельләштерү» түгәрәгендә дә бик теләп шөгыльләнәләр. Илсинә Хафизова балаларны канзаши техникасы буенча - атлас тасмалардан чәч өчен бизәгечләр, беләзек, брошкалар, сувенирлар ясау серләренә өйрәтә. Һөнәрне өйрәнү өчен дә һөнәр кирәк, дигән мәкаль бар халыкта. Менә шундый һөнәрлеләрнең иҗат җимешләрен тагын бер күрдек бу көнне.
    Зур Нөркәй җирлегендәге тагын бер матур күренеш турында җирлек башлыгы Әлфия Шәрәфетдинованың инде әйткәне бар иде. Биредә көннән-көн күбрәк кеше сәламәт яшәү рәвеше алып бару ягын карый: кичләрен бергәләп саф һавада йөрергә чыгалар. Безгә бу башлангычның «башлаучылары» белән очрашып сөйләшү насыйп булды. Зилә Әшрафҗанова һәм Гыйная Шәйхетдинова икесе бер авыздан:
    - «Кан басымы нормальләшә, йөрәк ритмы яхшыра, - диләр. - Без шулай кичләрен йөри башлаганда, сәерсенеп караучылар бар иде. Хәзер алар үзләре дә безгә кушылдылар. Өйдә телевизор каршында диванда бөкерәеп, тән оештырып утырганчы, сәламәтлеккә мең файда. Көн саен 2-3 сәгать йөреп кайтабыз. Кыш көне хуҗалыкта эш тә күп түгел бит».
    Сәламәтлекләрен шулай кайгыртучлар рәтендә Зөлфирә Шәрәфетдинова, Азат Камалов, Гөлсия Шәрипова, Асия Фәрхетдинова, Зөһрә Хафизова һәм башкалар бар икән. 30 градуслы суыкларда да туктатмадык йөрүне, кичә яңгыр астында йөреп кайттык, диләр алар. Араларында табиб киңәшен тотып йөрүчеләр бар. Рәсемдә сез Зилә һәм Гыйная апаны Зилә апаның оныклары Айнур һәм Ләззәт белән күрәсез. Ләззәт теннис уйнарга ярата, ярышларда да катнаша, ди әбисе. Шулай инде, әбидән ничек калышмак кирәк соң? Киләчәктә үзеннән, бәлки, спортчы үсәр.
    Автор фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: