САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нөркәй укучылары янгыннардан саклану чараларын өйрәнделәр

Россиядә ел саен 300 000 гә якын янгын чыга һәм аларда 15000ләп кеше һәлак була. Кайбер елларда бу сан унсигез-унтугыз меңгә дә җитәргә мөмкин.

Әлеге янгыннарда үлүчеләр арасында балалар да бар. Мәсәлән, 2005нче елда 732 бала үлгән. Иң куркынычы - янгыннарнын Россиядә, югары үсешкә ирешкән илләр белән чагыштырганда, 5-12 тапкыр ешрак күзәтелүе.

    Шушыларны исәпкә алап, Зур Нөркәй урта мәктәбендә янгыннарны кисәтү максатында зур эш оештырылган. Бу эшләр арасында янгын бүлекчәсенә экскурсияләр, тематик класстан тыш чаралар, класс сәгатьләре бар. 14 ноябрь көнне 6 сыйныфта да мондый класс сәгате үтте. Укытучы китергән саннар укучыларны таң калдырды. Әңгәмә вакытытнда укучылар янгын килеп чыгуның сәбәпләре турында фикер алыштылар, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев