САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Нөркәй" агрофирмасы призына көрәш буенча ярышлар узды

9 апрель көнне Нөркәй урта мәктәбе спорт залында "Нөркәй" агрофирмасы призына көрәш буенча ярышлар узды. Тугыз команда - Җәлил беренче санлы, икенче санлы, Җәлил гимназиясе, Мортыштамак, Нөркәй, Петровка Завод, Илексаз, Иске Кәшер, Ләшәү Тамак мәктәпләре укучылары үзара бил тартыштылар. Иң элек уенчыларны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, агрофирма директоры...

9 апрель көнне Нөркәй урта мәктәбе спорт залында "Нөркәй" агрофирмасы призына көрәш буенча ярышлар узды. Тугыз команда - Җәлил беренче санлы, икенче санлы, Җәлил гимназиясе, Мортыштамак, Нөркәй, Петровка Завод, Илексаз, Иске Кәшер, Ләшәү Тамак мәктәпләре укучылары үзара бил тартыштылар. Иң элек уенчыларны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, агрофирма директоры Вазыйх Гыйльметдинов сәламләделәр. Чын спорт бәйрәменә әверелгән чара бик күңелле үтте. Уеннарга район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге баш белгече Илдар Кубиев, спорт мәктәбе директоры Ләззәт Хуҗин җитәкчелегендәге тренерлар хөкемлек иттеләр. Бу ярышлар Актанышта узачак республика ярышларында район данын якларлык көрәшчеләр сайлап алу туры да булып торды. Ике келәмдә барган бил алышулар 10 төрле үлчәү категориясендә уздырылды. Иң яшь уенчы Мортыштамак авылыннан 8 яшьлек Илһам Җиһангиров булды. Соңыннан җиңүчеләргә - медальләр, истәлек бүләкләре, гомуми нәтиҗәләр буенча командаларга кубоклар тапшырылды. Бүләкләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, агрофирма директоры Вазыйх Гыйльметдинов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин тапшырдылар. Уенчыларга Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гайсин, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, Нөркәй урта мәктәбе директоры Ләйлә Шәйхразиева да иң җылы теләкләрен җиткерделәр.

Нәтиҗәләр:

Командалар буенча

1 урын - Петровка Завод мәктәбе (33 балл)

2 урын - Иске Кәшер мәктәбе (39 балл)

3 урын - Җәлил икенче санлы мәктәп (53 балл)

Шәхси нәтиҗәләр буенча

36 килограмм

1 урын - Бадертдинов Фидан (Ләшәү Тамак)

2 урын - Валиев Вадим (Иске Кәшер)

3 урын - Нуртдинов Марат (Җәлил №2)

40 кг

1 урын - Нигъматуллин Рамазан (Җәлил гимн.)

2 урын - Нигъматуллин Валентин (Иске Кәшер)

3 урын - Сабиров Динар (Җәлил №2)

43 кг

1 урын - Йосыпов Алмаз (Нөркәй)

2 урын - Ризатдинов Ранис (Петровка Завод)

3 урын - Гиниатуллин Ринат (Җәлил гимн.)

46 кг

1 урын - Харисов Айнур (Иске Кәшер)

2 урын - Гиздатуллин Радим (Җәлил №1)

3 урын - Маслов Данила (Җәлил гимн.)

50 кг

1 урын - Җиһангиров Равил (Җәлил №1)

2 урын - Вәлиуллин Фәрит (Мортыштамак)

3 урын - Гарипов Эданиэль (Мортыштамак)

55 кг

1 урын - Хөсниев Нияз (Нөркәй)

2 урын - Шәйхелисламов Динар (Ләшәү Тамак)

3 урын - Ганиев Илсаф (Петровка Завод)

60 кг

1 урын - Нигъмәтуллин Артур (Җәлил гимн.)

2 урын - Сабиров Динар (Иске Кәшер)

3 урын - Макаров Эдуард (Петровка Завод)

65 кг

1 урын - Фәртдинов Данис (Мортыштамак)

2 урын - Тихонов Руслан (Җәлил №2)

3 урын - Гарифуллин Булат (Иске Кәшер)

70 кг

1 урын - Сафин Руслан (Петровка Завод)

2 урын - Асылмәрданов Айрат (Иске Кәшер)

3 урын - Ихсанов Илһам (Җәлил №2)

70 килограммнан югары

1 урын - Кәлимуллин Раил (Ләшәү Тамак)

2 урын - Валиев Раил (Петровка Завод)

3 урын - Шәрәфетдинов Ранис (Иске Кәшер)

Нөркәй мәктәбе коллективы ГТО га әзерлек буенча да күләмле эш башкарган. 7 апрель көнне фестиваль, тематик класс сәгатьләре уздырганнар. Шимбә көнне спорт бәйрәме кунаклары стена газеталарына игълан ителгән конкурс эшләре белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев