САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Нөркәем" ансамбле "Түгәрәк уен" фестивалендә лауреат булды

Зур Нөркәй авылыннан "Нөркәем" вокал-инструменталь ансамбле солистлары - гармунчылар Рафаэль Гыйләҗев, Рәшит Гайсин, мандолиначы Илһамия Кутусова һәм Ләке авылыннан Раилә Асанова җитәкчелегендәге "Иганә" фольклор ансамбле, Казан Кремлендә үткәрелгән "Түгәрәк уен" халыкара татар фольклоры фестивалендә катнашып, лауреат исемен алып кайттылар. "Түгәрәк уен"ның Бөтендөнья татар конгрессы көннәренә дә туры килүе аеруча куанычлы...

Зур Нөркәй авылыннан "Нөркәем" вокал-инструменталь ансамбле солистлары - гармунчылар Рафаэль Гыйләҗев, Рәшит Гайсин, мандолиначы Илһамия Кутусова һәм Ләке авылыннан Раилә Асанова җитәкчелегендәге "Иганә" фольклор ансамбле, Казан Кремлендә үткәрелгән "Түгәрәк уен" халыкара татар фольклоры фестивалендә катнашып, лауреат исемен алып кайттылар. "Түгәрәк уен"ның Бөтендөнья татар конгрессы көннәренә дә туры килүе аеруча куанычлы булды. Ул үзенең масштаблары белән дә шаккаттырды. Монда кечкенә мәйданчыкларга бүленеп, төрле номинацияләр буенча чыгышлар ясадылар. Бер почмакта инструменталь ансамбльләр, икенчесендә такмак әйтеш, фольклор, җыр, бию, төрле уеннар узды. Шулай ук монда чыбыркы шартлатулар, чигү, шәл бәйләү, тукыма туку һәм башкалар буенча мастер-класслар үткәрделәр, кул эшләре осталарының күргәзмәләре куелды. Россиянең Удмуртия, Башкортостан, Оренбург, Себер, Кырым яклары белән беррәттән чит илләрдән дә катнашучылар бар иде. Соңыннан зур Түгәрәк уен, бөтендөнья татарларын берләштереп, үзенә җыйды: бар да бер булып түгәрәк уенда әйләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев