САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нөркәйлеләр - моңлы халык

Төрле уен коралларында уйнау сәләте белән аерылып торган Зур Нөркәйдә кунакларны җырлап, чәкчәк белән каршы алдылар.

Җирлекнең сәнгать осталары, җыен башланганчы да, дәртле җырларын бүләк иттеләр.

Җирлек башлыгы Айгөл Мостафина җыелышны ачык дип игълан иткәч, беренче булып үзе чыгыш ясады, узган ел башкарылган эшләргә хисап тотты. Җитәкченең биредә эшләвенә әле дүрт ай тирәсе генә булды. Ул киләчәккә планнары белән дә уртаклашты. Икенче көн тәртибе буенча сүз «Нөркәй» агрофирмасының «Вахитов» бүлекчәсе җитәкчесе Хәлил Шәйхеразыевка бирелде. Аннан участок инспекторы Ләззәт Хәсәнов җирлектәге криминоген хәлгә тукталды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин узган ел районда башкарылган эшләрне анализлады, быелга планга салынган эшләр белән таныштырды. Аннан ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев чыгыш ясады. Халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде, җаваплар алды, кайсыберләрен җитәкчеләр язып алдылар.

Соңыннан бүләкләүләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев