САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәкыйп абый 80 яшен билгеләп үтте

.

Чураш авылында яшәүче  Нәкыйп Госамовны авылдашлары бик хөрмәт итәләр. Гомере буе автобуста шофер булып эшләгән райондашыбызны якын-тирә авылларга кайтып-китеп йөрүчеләр дә хәтерлидер, мөгаен. Юлда очраган беркемне дә утыртмый китми ул, изге юллар теләп, озатып та кала торган була. Шушы көннәрдә ветеранга 80 яшь тулды. Юбилярны котларга хәтта Кыш бабай белән Кар кызы да килделәр, сихәт гомер теләделәр. 
- Яшь күңелле, җор телле ул Нәкыйп абый. Аның изге эшләре бихисап. Мәчет төзүдә дә катнашты, аның казначее булды, зиратны тәртиптә тотуда аның өлеше зур. Кызганыч, ялгызлык кына авыр үзенә, моңайган вакытларында шигырьләр иҗат итә ул, - ди Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева.
Без дә юбилярга күңел тынычлыгы, хөрмәтле гомер телибез.

Альбина Сабирова язмасы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев