Нәкыя апа туган авылында булды

​​​​​​​26 мартта туган авылы Карашай Саклауда Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәровның әнисе Нәкыя Фатыйх кызы булып китте.

 Ул, туган ягына ел саен кайтып, якташлары белән очраша. Авылда аның икетуганы Мәбрүрә апа Хәертдинова яши. Нәкыя апа яшьлек ахирәте – 99 яшьлек Зәкия апа Шәйдуллина белән дә очрашты. Ул әти-әнисенең каберләрен зират кылды, шулай ук авыл мәчетендә булды. Мәдәният хезмәткәрләре Нәкыя апа кайту хөрмәтенә концерт әзерләгәннәр иде. Ул мәдәният йортында ветераннар белән очрашты, аларга бүләккә үзе турындагы китапны калдырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде