САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әнисә Гайнетдинованы эзлим

​​​​​​​Исәнмесез! Мин –Абзанова (Мортазина) Вәхизә Корбангали кызы. Башкортстан Республикасының Кырмыскалы районы Сахай авылында яшим.

 Күңелемдә күптәннән йөрткән бер хыял бар – иптәш кызым Әнисә Гайнетдинова белән күрешәсем килә. Без икебез дә –1948 елгылар, 1961-1962 уку елында Илеш районы Үрге-Яркәй мәктәбендә укыган идек. Уку елы беткәч, Әнисә Татарстанга кайтып китте. Ә мин – Кырмыскалыга. Әнисә Сарман районыннан иде, авылын хәтерләмим. Ул да Үрге-Яркәйдә апаларында торып укыды, мин дә апаларда яшәдем. Шул аерылышудан соң без бүтән беркайчан да күрешмәдек. Мин аны гел уйлыйм. Бик әйбәт кыз иде. Сезнең газета аша Әнисәне табып булмас микән? Аның язмышын бик беләсем килә. Әнисәне белүчеләр табылса, минем исемгә хәбәр җибәрсеннәр иде.

Вәхизә Абзанова (Мортазина). Башкортстан, Кырмыскалы районы.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев