САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нинди ризыклар һәм эчемлекләр тешнең төсен боза?

Стоматолог-терапевт, пародонтолог, стоматолог-хирург Инна Ростовенко тешләрнең ак төсен боза торган ризыкларны һәм эчемлекләрне атады. Бу хакта Лента.Ру сайты яза.

Табиб әйтүенчә, ясалма буягычлар кушылган ризыклар: төрле соуслар һәм баллы ризыклар тешнең төсен боза. Ә камыр ризыклары тешләрдә бактерияләр үрчүгә сәбәп булып тора, чөнки алар теш өслегеннән начар чистартыла һәм бу ризыкларда шикәр күп була. Бактерияләр микроблы пленка китереп чыгара һәм кариес барлыкка килүне көчәйтә.

Шулай ук тешләрнең төсенә баллы эчемлекләр дә йогынты ясый, ә составында танин булган чәйләр, кофе, кызыл шәраб әчелекне арттыра һәм тешләрдә кунык барлыкка китерә.

Стоматолог киңәш иткәнчә, ярты елга бер мәртәбә тешләргә профессиональ чистарту ясарга - тешкә утырган ташларны, чәйдән, кофедан, тәмәкедән һәм буягычлардан калган пигментлы куныкны ультратавыш аппараты ярдәмендә бетерергә кирәк. Ләкин бу процедураларны эшләтер алдыннан табиб белән киңәшләшү мәҗбүри, дип яза «Интертат».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев