САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нигъмәтҗановлар гаиләсендә мәхәббәт белән тугрылык 50 ел кунак булып яши

.

Сарман авылында яшәүче Хәмдия һәм Наил Нигъмәтҗановларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел тула. Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин районыбызның үрнәк гаиләләренең берсен алтын туй көннәре белән тәбрикләде һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале, истәлек бүләге, Рәсәй Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, оештыру комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләде. Нигъмәтҗановлар “ТАССР төзелүгә – 100 ел” истәлек билгесенә дә ия булдылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, балалары, киленнәре, оныклары да юбилярларга изге теләкләрен җиткерделәр.


Бу хакта тулырак газетабызның 10 июль санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев