САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мария Денисовна 90 яшен бәйрәм итә

Ләке авылында яшәүче Александрова Мария Денисовнага бүген 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов, авыл ветераннар советы рәисе Ольга Асанова, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Наталья Никитина, уллары-кызы, кияү-киленнәре, туганнары да Мария апага ныклы саулык, хөрмәтле гомер теләделәр.
- Үзегез дә исән-сау булыгыз, тигез яшәгез. Мине хөрмәтләгән өчен барыгызга да зур рәхмәт, - диде юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев