САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәрләрәмә авыл җирлегендә шөгыле булмаган кеше юк

Җирлектә узган халык җыенында булганнан, авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗинаның узган елда башкарылган эшләр хакындагы чыгышын тыңлаганнан соң, җирлектә тырыш халык яшәгәнлегенә тагын бер кат инандык.

Үз эшен башлап, җәелдереп җибәргәннәр, күпләп мал, тавык-чебеш асраучылар, умарта тотучылар, ихатасында авыл хуҗалыгы техникасы булганнар бик күп. Авыллар халкының күпләп салам соравы да юкка түгел инде. Аны алу, заявка бирү тәртипләре белән үз чыгышында “Нөркәй” җитештерү комплексы идарәчесе Хәлил Шәйхразыев таныштырды. Участок инспекторы Илназ Бадыкоа криминоген торышка тукталды. Җыенда катнашкан район башлыгы Фәрит Хөснуллин узган районда башкарылган эшләрне анализлады, агымдагы елга планлаштырылганнары хакында сөйләде. Соңыннан җирлекнең юбилярлары, активлары район һәм җирлек башлыгының Рәхмәт хатларын алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев