САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"Нечкәбил"дә сарманлылар катнаша

"Нечкәбил" республика бәйгесе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов ярдәме белән уздырылып килә. Ул быел унөченче тапкыр үткәрелә. Аның төп оештыручылары булып республиканың "Гаилә канаты астында" Региональ иҗтимагый оешмасы тора. Гаилә кыйммәтләрен саклап, халык гореф-гадәтләрен буыннан-буынга күчерүне чагылдырган ачык мәйданчыкта райондашлары, җәмгыять алдында абруй казанган ныклы гаиләләр чыгыш ясыйлар. Анда безнең...

"Нечкәбил" республика бәйгесе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов ярдәме белән уздырылып килә. Ул быел унөченче тапкыр үткәрелә. Аның төп оештыручылары булып республиканың "Гаилә канаты астында" Региональ иҗтимагый оешмасы тора. Гаилә кыйммәтләрен саклап, халык гореф-гадәтләрен буыннан-буынга күчерүне чагылдырган ачык мәйданчыкта райондашлары, җәмгыять алдында абруй казанган ныклы гаиләләр чыгыш ясыйлар. Анда безнең районнан Җәлил район шифаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы, табиб-эпидемиолог Эльвира Илдар кызы Хәбибуллина катнаша.http://nechkebil.ru/participants Бөгелмә шәһәрендә узган зона ярышларында уңышлы чыгыш ясап, ул 23 сентябрь көнне башкалабызда үтәчәк ярымфиналга әзерләнә.
- Республика буенча 50 хатын-кыз бәйгедә катнаша. Шулар арасында мин - бердәнбер медицина өлкәсендә эшләүче. Гаиләбез белән чыгыш ясаячакбыз. Тормыш иптәшем, балаларым белән бергә катнашабыз. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, "Шәфкать" үзәге психологы Фәридә Шәйдуллина бик ярдәм итәләр, - ди Эльвира Илдаровна.
Без аңа, гаиләсенә уңышлар, зур җиңүләр телибез.
Интернетта тавыш бирү бара. Кадерле дуслар, сезне дә райондашларыбызны яклап, тавыш бирүегезне сорыйбыз https://vk.com/nechkebil
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X