Әндрүш дәдәй атлар ярата
.
Ләке авылында яшәүче Петров Андрей Василий улы атлар асрап гомер иткән, хәзер дә тормышын дүрт аяклы дусларыннан башка күз алдына дә китерми.
Кечкенәдән атлар белән мавыга Әндрүш дәдәй. Бабасына ияреп йөреп, аларны яратырга, ничек тәрбияләргә өйрәнә. Үзе җигеп, үзе тугарып карый. Шуннан беркайчан дә атлардан аерылмый. Гомере буе колхозда атлар карый ул. Сменалап эшләгән - атналап көндез я төнлә дә Басар басуларында көтү көткән еллары хәтерендә уелып калган. Лаеклы ялга киткәч тә, эшеннән туктамый. Бүгенге көндә дә абзарында колыны белән аты бар.
«Олы яшьтә атлар каравы авыр түгелме?» - дип кызыксынам Әндрүш дәдәйдән.
- Юк, атлар асрау куңелемә рәхәтлек бирә. Җигәм дә атымны, басу-кырларны, урманнарны бер әйләнеп кайтам. Саф һавада йөрү, хуш-исле чәчәкләр исе йөрәккә дәрт өсти, канатланып китәм. Еш кына миннән: «Ник интегәсең? Кирәкме сиңа атлар олыгайган көнеңдә?» - дип сорыйлар. Аяк-куллар йөреп торганда, көч барда асрыйм әле, дим. Аллага шөкер, тормышлар зарланырлык түгел бит хәзер, - ди атларына куанучы 87 яшьлек атсөяр бабай.
Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев