САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Нәсимә апаны Иске Минзәләбашта бик хөрмәт итәләр

Иске Минзәләбаш авылында гомер итүче Габдрахманова Нәсимә Нигъмәтҗян кызына бүген 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырды. “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина да юбилярга сихәт гомер, куанычлы тормыш теләде. Нәсимә апаның кече улы Айдар Наил улы җирлек башлыгы вазифаларын башкара. Ул, авылда озын гомерле өлкәннәрнең күп булуына сөенеп, җирлектә аларның яшьләргә үрнәк, хәер-фатихалы икәннәрен әйтте һәм әнисен авылдашлары исеменнән дә тәбрикләде. Улы Изаил абый, кызы Нәфисә апа да әниләренә карата рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 

Авылның имамы Илдар Әшрафуллин, аның җәмәгате Гөлира апа, авылдашлары, туганнары Рәис һәм Рәйхан Кәлимуллиннар, мәктәп администрациясе дә ветеранны тәбрикләп, җылы котлау сүзләре ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев