САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Наркотикларсыз тормыш өчен бергәләп көрәшәбез

Бүген район Советында узган районның Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында “Мәк-2021” операциясе, “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында башкарылган эшләр, үткән чаралар турында җитди сөйләшү булды.

Утырышны комиссия рәисе – район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Көн тәртибендә каралган сораулар буенча район эчке эшләр бүлегенең оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары Рөстәм Әхмәтов, Зур Нөркәй, Петровка-Завод, Иске Кәшер авыл җирлекләре башлыклары Рәшит Гайсин, Айдар Хөснетдинов, Раян Дәүләтҗанов чыгыш ясадылар. Теманы дәвам итеп, сүз район шифаханәсе психиатр-наркологы Дамир Миргалиевка, мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабировка, “Шәфкать” үзәгенең бүлекчә мөдире Ләлә Насыйбуллинага бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев