САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Наркотикларсыз тормыш» айлыгына нәтиҗә ясалды

Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы үткәрелде.

Агымдагы елның алты аенда законсыз наркотик матдәләр әйләнешенә каршы көрәш, «Мәк-2025» операциясен үткәрү вакытында ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында Сарман районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе начальнигы Айдар Гатиятуллин сөйләде. Зур Нөркәй авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сабитов кыргый үсемлекләрне юк итү буенча алып барыла торган эшләргә тукталды. Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Габидуллин «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы нәтиҗәләре белән таныштырды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов шушы ук темага чыгыш ясап, яшьләр арасында үткәрелгән чараларны яктыртты.
Утырышны район башлыгы – комиссия рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды һәм бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев