САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наркоманияне нәрсәгә тиңләп була, дуслар?

Наркомания - кешене физик һәм рухи яктан үтерүче авыру.

1987 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы ел саен 26 июньдә Халыкара наркотик чаралар куллануга һәм аларның законсыз рәвештә әйләнештә булуына каршы көрәш көне үткәрү хакында карар чыгарган иде. Наркотикларның таралуына каршы көрәш бер гасыр дәвам итә. Әмма нинди генә чаралар үткәрелсә дә, наркотиклар мәсьәләсе дөнья халкы, бигрәк тә яшьләр сәламәтлегенә һәм иминлегенә җитди куркыныч тудыра һәм илләрнең социаль-икътисади үсешенә, сәяси тотрыклылыгына зыян сала.
Наркомания – ул, иң беренче чиратта, шәхеснең зарарлануы, аның сәламәтлеген юкка чыгарып, үлемгә китерүче авыру. Наркотиклар кешене физик һәм рухи яктан үтерәләр. Барлык кешелек дөньясы берләшкән очракта гына, наркотиклардан азат җәмгыять төзергә мөмкин. Дәүләт органнары шул юнәлештә эшли, ә җәмәгатьчелек аңа теләктәшлек күрсәтергә тиеш. Газетабызның 26 июнь санында чыккан “Сайлыгым - байлыгым” сәхифәсе календарьдагы әлеге датага багышлана.

Альбина Сабирова язмасы

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев