САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Балаларны наркотиклардан араларга мөмкин

18-29 март көннәрендә “Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит” Бөтенроссия акциясенең I этабы үткәрелде.

Белгечләр әйтүенчә, алкоголизм һәм наркомания яшүсмерләр арасында да юк түгел. Моның сәбәпләре күп төрле: физиологик факторлардан алып социологик йогынтыларга кадәр. Шуңа күрә ата-аналар һәм укытучылар бу үлемгә китерү ихтималы булган зарарлы бәйлелекне кисәтүнең көчле һәм сыйфатлы ысулларын табарга тиешләр. Район балалар табибы Люция Алиуллина белән бүгенге әңгәмәбез — балаларны зарарлы бәйлелектән саклау турында.

— Люция Мортазовна, яшүсмерләр арасында алкоголизм һәм наркоманиянең таралу сәбәпләренә тукталыйк әле.

— Алар, беренче чиратта, яшүсмер психикасындагы яшь белән бәйле үзенчәлекләр аркасында барлыкка килергә мөмкиннәр. Яшүсмер әти-әнисенә үзенең инде зур һәм опекага мохтаҗ түгел икәнлеген расларга тырыша. Зарарлы гадәтләрне үзендә ныгытуда әти-әнисенең аны кирәгеннән артык контрольлек итүе яки әти-әни җылысы һәм игътибары җитмәү дә зур роль уйнарга мөмкин. 12-16 яшьтә аның өчен авторитет — әти-әнисе түгел, ә урамдагы яшьтәшләре. Яшүсмерләрнең күпчелеге иптәшләре каршында «ак карга» булып күренүдән бик куркалар һәм алар алдында абруй казанырга тырышалар. Организмдагы гормональ үзгәрешләрдән тыш яшүсмернең психикасы да тотрыклы булмый. Вакытлар үтү белән, алкоголизм белән наркомания начар гадәт булудан туктап, авыру бәйлелеккә әйләнергә һәм җитди проблемаларга китерергә мөмкин. Кагыйдә буларак, беренче тапкыр спиртлы эчемлекләр яки наркотиклар кулланган егетләр һәм кызлар аларның озак сроклы нәтиҗәләргә китерәчәкләрен уйлап карамыйлар.

— Әлеге зарарлы бәйлелекне кисәтүдә нинди чаралар нәтиҗәле дип уйлыйсыз?

— Кызганычка каршы, яшүсмерләр наркоманиясе, аңа каршы чаралар кабул ителгәнче үк, бик күпкә тизрәк тарала. Ләкин аны, теләсә-кайсы авыру кебек үк, дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк. Шуңа күрә наркоманияне кисәтү белем бирү программаларының мәҗбүри өлеше булырга тиеш. Кисәтү чараларын һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны башлангыч сыйныфларда ук башлап, югары сыйныфларга кадәр дәвам итәргә кирәк. Шулай итеп, грамоталы үткәрелгән кисәтү чаралары наркоманнар санын шактый киметергә ярдәм итәчәк. Бу бик мөһим, чөнки зарарлы гадәтләр котылгысыз рәвештә тормыш сыйфатының, яшүсмер сәламәтлегенең һәм аларның әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләренең түбән төшүенә, начараюына китерәчәк. Аларның зарары турында яхшылап, җентекләп аңлату яшүсмерләр арасында алкоголизм һәм наркоманиянең артуын шактый киметергә ихтимал. Тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотиклар бәйлелеге — социаль һәм психологик нәтиҗәләргә китерә торган авыру да бит әле ул. Шуңа күрә яшүсмерләргә аларның шаяру гына түгел, җитди авыру икәнлекләрен дә аңлатырга кирәк. 

— Белгечләр, яшүсмердә шәхес нигезе гаиләдә салына, диләр. Зарарлы бәйлелекне булдырмауда гаиләнең роле нинди?

— Әгәр ул балачактан ук әйләнә-тирәсендә тәмәке тартучы, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар кулланучы кешеләрне күрми икән, ул бу зарарлы гадәтләргә тартылмаска мөмкин. Ләкин, кызганычка каршы, барлык гаиләләр дә гармониядә яшәми. Гаиләдәге конфликтлар, әти-әнинең аерылышуы, башка стресслы хәлләр яшүсмерне зарарлы гадәтләргә этәрергә ихтимал. Бала гаиләдә һәм мәктәптә никадәр күбрәк ярдәм, теләктәшлек күрсә, тормышында поизитив мавыгулар, әйләнә-тирә турында мәгълүмат никадәр күбрәк, баланың үзаңы югарырак булса, бәйлелек барлыкка килү ихтималы шулкадәр азрак, укуда, карьерада, киләчәктә шәхси тормышында үсеш шулкадәр күбрәк була.

Сүз уңаеннан

Район үзәк шифаханәсенең наркология кабинетыннан алынган мәгълүматларга караганда, районда яшүсмерләр арасында наркомания һәм алкоголизм белән исәптә торучылар юк. Зурларга килгәндә, алар арасында наркомания белән учетта торучылар — 36. Аларның 4 се — хатын-кызлар, калганнары — ир-атлар. Яшьләре — 25 тән 58 яшькә кадәр.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев