Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Нәфисә Хәбибуллина 34 ел яраткан хезмәтен башкара

Нәфисә Хәбибуллина, хирургия бүлеге өлкән шәфкать туташы:

- Мәктәптә укыганда, мин биология дәресен бик ярата идем. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, әни медицина белгече буенча укырга китәргә тәкъдим итте, ә мин аны бик сөенеп кабул иттем. Үземнең дә күптәнге хыялым иде бу. Миңа ул вакытта 15 яшь кенә тулган иде. Шуннан Алабуга медицина училищесына укырга кердем. Өч елдан мине юллама белән Мамадыш районына эшкә җибәрделәр. Әмма чит җирдә эшлисем килмәде һәм мин үзебезнең районга кайттым. Үзәк хастаханәдә эш булмау сәбәпле, туган авылым Мортыштамакта балалар бакчасына ярты ставкага шәфкать туташы булып урнаштым. Ике елдан Иске Әлмәт авылы медпунктына фельдшер итеп билгеләделәр. Өч ел шунда торып хезмәт куйдым. Шул елларда кияүгә чыгып, 1997 елда беренче бала белән декрет ялына киттем. Бер-бер артлы кыз һәм малай алып кайтканнан соң, янә үзем сайлаган һөнәр буенча эшемне дәвам иттем. Мине хирургия бүлегенә эшкә билгеләделәр. Ике-өч ай башка шәфкать туташларын чираттагы ял вакытларында алмаштырып йөрдем, ә 2000 елда ике айга операцияләр бүлмәсе шәфкать туташына укырга җибәрделәр. Алты ел шул вазифаны башкардым мин. Аннан ул вакытта баш табиб булып эшләгән Ирек Билалов миңа бүлекнең өлкән шәфкать туташы вазифасын йөкләде. Менә ике дистә елга якын шул җаваплы хезмәтне башкарам. Коллективыбыз бик тату, үзара ярдәмчел, барысы да – югары категорияле белгечләр. Табиблар белән уртак тел табып, аңлашып хезмәт куябыз. Быел августта медицина өлкәсендә эшли башлавыма 34 ел тула. Хезмәтемне яратам һәм нәкъ менә шушы һөнәрне сайлавыма бервакытта да үкенгәнем булмады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев