САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәфис сүз остасы Тәнзилә Габделбәрованы кемнәр хәтерли

Габделбәрова Тәнзилә Газиз кызы (кыз фамилиясе - Миңнуллина). Шәрләрәмәдә туган.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, Сарманда яшәгән, райкомол секретаре булып эшләгән. Аннан Түбән Камада яшәгән, химия заводында эшләгән. Кияүгә чыгып, Себергә, Норильск шәһәренә киткән. 1982 елда ул гаиләсе белән Чаллыга кайта һәм бүгенге көндә дә шунда яши.
Тәнзилә апаны, бәлки, авылдашлары, чордашлары танырлар. Заманында “Мунча ташы”н оештыручы Шәмси Закиров белән бер төркемдә концертлар куеп йөргән Тәнзилә апа. Җырчы, биюче, конферансье, туйлар алып барган. Нәфис сүз остасының бер чыгышын сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев