САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Начар гадәтләрдән көчлерәк булыйк!

Яхшы Каран авылының китапханәсендә клуб хезмәткәрләре белән берлектә "Начар гадәтләрдән сакланыйк" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде.

Начар гадәтләр көннән-көн күбәя бара. Элегрәк аракы эчү, тәмәке тарту начар гадәт булып саналса, бүген инде алар янына яңалары өстәлде: наркотиклар куллану, токсикомания, компьютерга, телефонга, комарлы уеннарга бәйлелек һәм башкалар.

Кеше бу гадәтләргә акрынлап күнегә һәм инде алардан арына алмый. Алардан баш тартуы авыр. Кеше үзе генә бу сазлыктан чыга алмый, шуңа күрә аңа табибларга, психологларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бу – төрле начар матдәләрнең организмга эләгеп, матдәләр алмашының аерылгысыз өлешенә әйләнүләре нәтиҗәсе. Организм үзе үк сәламәтлек өчен зыянлы матдәләрне таләп итә башлый.

Реклама

Начар гадәтләрдән арына белергә өйрәтү, алкоголизм, наркомания, тәмәке тарту кебек начар гадәтләргә каршы караш формалаштырыр өчен, аларның зыяны турында мәгьлүмәт бирелде, гыйбрәтле вакыйгалар турында сөйләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X