САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татьяна Ларионова Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортына килде

- Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты "Безнең хөрмәтле ветеран" республика акциясе кысаларында без моңа кадәр булган учреждениеләр арасында көчле тәэсир калдырган беренче шәфкать йорты булды. Бистәгә килеп кергәндә үк, иң беренче чиратта, күз ветераннарга багышланган плакатлар, баннерларга төште, бу - аларга карата хөрмәт, кайгырту билгесе. Биредә атмосфера үзгә, нәкъ өйдәгечә...

- Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты "Безнең хөрмәтле ветеран" республика акциясе кысаларында без моңа кадәр булган учреждениеләр арасында көчле тәэсир калдырган беренче шәфкать йорты булды. Бистәгә килеп кергәндә үк, иң беренче чиратта, күз ветераннарга багышланган плакатлар, баннерларга төште, бу - аларга карата хөрмәт, кайгырту билгесе. Биредә атмосфера үзгә, нәкъ өйдәгечә энергетика, - диде бүген районга эшлекле сәфәре вакытында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

"Безнең хөрмәтле ветеран" "Бердәм Россия" партиясе проектына 2014 елда старт бирелеп, аның икенче этабы узган елның язында башланды. Акция кысаларында картлар интернат-йортларында ветераннар өчен палаталар төзекләндерелде. Шуларның торышын, проектның үтәлешен барлау максатларында республика җитәкчелеге интернат-йортлар булган районнарга чыгып, өлкәннәрнең яшәү шартлары белән танышалар. Җәлил картлар интернат-йорты да мәртәбәле кунаклар кабул итте. Аларны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.

Кунаклар иң элек ветераннар яши торган бүлмәләрдә булдылар, үзләре белән аралаштылар, аларның ял итү, сәламәтләнү урыннарын карадылар, яшәү шартлары белән таныштылар. Ә алар биредә - бик яхшы. Монда "Татнефть" җәмгыяте ярдәме белән бер миллион сумнан артык күләмдә ремонт, яңарту эшләре башкарылды. Аннан тыш шәфкатьлелек йортына күрсәтелгән хәйрия ярдәменең дә күләме дәүләт казнасыннан бүленеп бирелгән акчалардан өч тапкырга артыграк.

- Бу - иң югары күрсәткеч, бу уңайдан сезнең район республикада беренчелекне бирми, - дип мактады ТР социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Интернат-йортта яшәүче ветераннар үзләренә карата булган игътибар, кайгыртучанлыктан бик канәгать.

- Интернаттагы матурлыкка, җылылыкка искитмәле. Хезмәт күрсәтүче персоналның, җитәкчелекнең мөнәсәбәте олы мактауларга лаек. Мондагы уңайлы шартларны тудыручыларга рәхмәт. Яшисе иде әле, озаграк яшисе килә хәзер, - диде биредә яшәүче Ида Филатова һәм дәртсенеп барлык хис-тойгыларын җиткерде.

Соңыннан актлар залында интернат-йортның күзәтчелек советының киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Совет рәисе Нияз Гарипов, интернат-йорт директоры Миңзөлфия Сәлахова, район ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов башкарылган эшләр, ветераннар өчен һәм алар катнашында үтүче чаралар турында сөйләделәр. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең региональ башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Гинатуллина интернатка телевизор бүләк итте. Шунда ук ел дәвамында һәм гомумән спонсорлык ярдәме күрсәткән җитәкчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Утырышны тәмамлап, Татьяна Петровна ветераннардагы яшәү көченә соклануын яшермәде:

- Монда безгә исәпсез-хисапсыз оптимизм "йокты", озак яшәсеннәр иде әле ветераннар. Үзләре исән чакта күбрәк игътибар, яхшылык күрсәтергә кирәк. Күпме генә тырышсак та, без алар алдындагы бурычны үтәп бетерә алмыйбыз. Күбрәк игелек кылыйк, - диде ул.

Сүз уңаеннан

Җәлил картлар интернат-йортында 130 урынга исәпләнгән. Анда бүгенге көндә 79 ир-ат, 51 хатын-кыз яши. 105е - төрле категория инвалидлар, 22 - коляскадагы инвалид, 12 тыл хезмәтчәне, 2 хезмәт ветераны тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев