САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мияссәрә апага “Мәрхәмәт” берләшмәсе бүләк җибәргән

Чиксез хөрмәт иясе, батыр йөрәкле Мияссәрә апа истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

“Сугыш – хатын-кыз йөзле түгел...” республика социаль-гуманитар проектының 1 этабына йомгак ясадылар. Ул дәһшәтле сугыш юлы үткән, тылда хезмәт иткән, хәрби хәрәкәтләр аша узган, фидакарьлек үрнәге булган әни-әбиләргә, апаларга игътибар, ихтирам күрсәтү, аларны хөрмәтләү һәм данлау йөзеннән оештырылды. Бүгенге көндә безнең районда да солдат биштәре асып, дәһшәтле фронт сызыгын узган, Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр йөрәкле бердәнбер хатын-кызыбыз бар. Иске Имән авылында яшәүче Шакирова Мияссәрә Шакир кызына – 101 яшь. Бүген, 24 июнь – Бөек Җиңү парады көнне, ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, республика “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең истәлек бүләген тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, республика берләшмәсенең район бүлекчәсе җитәкчесе Вероника Хөсниева, авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова да Мияссәрә апага изге теләкләрен җиткерделәр.
Проектның икенче этабы тыл ветераннарына багышлана.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев